Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия быел Евровидениедә катнашмый

Ауропа күрсәтү берлеге (EBU) моны рәсми рәвештә раслады. Россия ТВ бәйгене трансляцияләмәячәк тә. EBU хәбәр итүенчә, Россия Евровидение-2017 халыкара бәйгесендә катнаша алмый. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә. "Евровидениененең Россия катнашучысы Юлия Самойловага Евровидение-2017 җыр бәйгесендә катнашу өчен Киев шәһәренә керү тыелганын раслап, EBU рәсми рәвештә "Беренче каналга" альтернатив ике вариант тәкъдим...

Ауропа күрсәтү берлеге (EBU) моны рәсми рәвештә раслады. Россия ТВ бәйгене трансляцияләмәячәк тә. EBU хәбәр итүенчә, Россия Евровидение-2017 халыкара бәйгесендә катнаша алмый. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

"Евровидениененең Россия катнашучысы Юлия Самойловага Евровидение-2017 җыр бәйгесендә катнашу өчен Киев шәһәренә керү тыелганын раслап, EBU рәсми рәвештә "Беренче каналга" альтернатив ике вариант тәкъдим иткән. Әлеге тәкъдим Россиягә быел бәйгедә катнашу мөмкинлеген бирә. Тәкъдим шуннан гыйбарәт: спутник аша катнашу яки катнашучыны Украинага керү тыелмаган артистка алыштыру.

Европа вещание берлеге "Беренче канал" тарафыннан ике тәкъдимнең дә кире кагылуын белдергән. Моннан тыш, канал бәйгене трансляцияләүне дә башкармаячак.

"Бу исә быел Россиянең әлеге бәйгедә катнашмаячагын белдерә. Без барлык 43 ил дә бәйгедә катнашуын теләгән идек һәм әлеге максаттан мөмкин булганның барысын да эшләдек", - дип билгеләп үтелгән белдерүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X