Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия көне уңаеннан Чаллыда “Бәхетле балачак” фестивале үтте

Чаллының Комсмомол районында Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары иртән үк башланды. Биредә "Сидоровский" паркында "Бәхетле балалак" фестивале үтте. Чарада "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче иҗат коллективлары һәм шәһәрдәшләребез катнашты.

Аларны бәйрәм белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ГК "Профит оешмасы генераль директоры Марсель Мингалимов һәм мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова тәбрикләде. Алар фестиваль кунакларына киләчәктә дә шәһәребез һәм илебез үсеше өчен лаеклы өлеш кертеп, һәрвакыт шулай иҗат белән дус булып, бәхетле гомер кичерүләрен теләделәр. Дәрәҗәле кунакларга рәхмәт йөзеннән милли киемнәрдәге балалар коллективлары берсеннән-берсе матур концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Аларга өлкәнрәк яштәге абый-апалары да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев