Шəhри Чаллы

Россия студентлары бәйрәме – Татьяна көне уңаеннан Энгель Фәттаховның тәбрикләү сүзе

Кадерле студентлар! Сезне Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне белән тәбрик итәм! Бүген Татарстанның 200 меңнән артык егете һәм кызлары үзләренең беренче һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сезнең каршыгызда зур максатлар тора: белем туплау, мөгаллимнәрегезнең иң яхшы тәҗрибәсен алу, аны киләчәк һөнәрегездә уңышлы куллану", ди министр тәбрикләү сүзендә. Энгель Фәттахов Татарстанда...

Кадерле студентлар!

Сезне Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне белән тәбрик итәм! Бүген Татарстанның 200 меңнән артык егете һәм кызлары үзләренең беренче һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сезнең каршыгызда зур максатлар тора: белем туплау, мөгаллимнәрегезнең иң яхшы тәҗрибәсен алу, аны киләчәк һөнәрегездә уңышлы куллану", ди министр тәбрикләү сүзендә.

Энгель Фәттахов Татарстанда сәләтле яшьләрне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган булуына, белем бирү сыйфатын үстерүгә, яшьләр өчен ял итү урыннары булдыруга, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур игътибар бирелүенә басым ясый. "Безгә белемле, квалификацияле белгечләр кирәк һәм Татарстанның киләчәген без нәкъ менә сезнең белән - яшь буын белән бәйлибез. Студентлар фәнни эшчәнлек өлкәсендә дә зур дәрәҗәләргә ирешәләр: Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар, бәйгеләрдә җиңү яулыйлар", ди ул.

Энгель Нәвапович студентларга һәм аспирантларга белем алу өчен Татарстан Республикасы урта һәм югары белем бирү йортларын сайлаулары өчен рәхмәтләрен җиткерә, тормыш иминлеге, уңышлы укулар, куйган максатларына ирешүне теләп кала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: