Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия Төзелеш министрлыгы ана капиталын куллануның яңа ысулын тәкъдим итә

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ана капиталы акчасын декрет ялында булган вакытта ипотека кредитының айлык түләвенә тотуны тәкъдим итә. Россия Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы урынбасары шул турыда "Бердәм Россия" партиясе съездында җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Безнең ана капиталына кагылышлы тәкъдимебез бар һәм мин аның буенча фикерләшергә чакырам. Яшь гаилә ипотека алды, ди, гаиләдә икенче, өченче бала туа. Без нишли алабыз? Әгәр дә әти-әнинең берсе бала карау ялына китә икән, без ипотека өчен ай саен түләнә торган сумманы ана капиталыннан түләү мөмкинлеген тәкъдим итәбез", - диде Никита Стасишин. "Ягъни өч елга, әтисе яки әнисе бала карау ялында булганда, ул эшкә чыкканчы айлык ипотека түләүләрен ана капиталы исәбеннән башкара алабыз", - дип аңлата министр урынбасары.

"Ана капиталын контрольдә тотучы органнар өчен дә бу ачык һәм аңлаешлы булачак", - дип билгеләп үтә ул.

Үз чиратында Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерүенчә, ул Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының ана капиталы акчасын декрет ялында булган вакытта ипотека кредитының айлык түләвенә тоту тәкъдимендә рациональ чишелеш күрә. Уйларга кирәк, дип белдерә ул. "Чынлап та, гаилә ул вакытта бер хезмәт хакына яши икән, аларга кредит алу кыен, алган очракта да түләү кыенга киләчәк. Әгәр дә бу чарага ихтыяҗ бар икән, нигә әле шундый мөмкинлек бирмәскә", - ди министр. Шулай да, аның сүзләренчә, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тәкъдиме әлегәчә булган демографиягә ярдәм чараларын куллануны күз алдында тота, бары тик аны куллану технологиясе генә үзгәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев