Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә “халык предприятиеләре”нең саны артырга мөмкин.

"Эшлекле төшке аш"ка хөрмәтле кунак буларак чакырылган Владимир Бестолков муниципаль һәм дәүләт предприятиеләре базасында "халык предприятиеләре" оештыруның законлы ысуллары турында сөйләде. Катыргы-кәгазь комбинаты директоры фикеренчә, муниципаль предприятиеләр "халыкныкы" дигән статус алган очракта, эшчәнлекләре бермә-бер яхшырачак. - Бүгенге закон халык предприятиеләрен оештыруда билгеле бер киртәләр дә куя. Әйтик, муниципаль һәм дәүләт...

"Эшлекле төшке аш"ка хөрмәтле кунак буларак чакырылган Владимир Бестолков муниципаль һәм дәүләт предприятиеләре базасында "халык предприятиеләре" оештыруның законлы ысуллары турында сөйләде. Катыргы-кәгазь комбинаты директоры фикеренчә, муниципаль предприятиеләр "халыкныкы" дигән статус алган очракта, эшчәнлекләре бермә-бер яхшырачак.

- Бүгенге закон халык предприятиеләрен оештыруда билгеле бер киртәләр дә куя. Әйтик, муниципаль һәм дәүләт предприятиеләре, шулай ук эшчеләре 51 проценттан да кимрәк акцияләргә ия булган акционерлык җәмгыятьләре "халык предприятиеләре" статусын алу хокукыннан мәхрүм. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Чөнки муниципаль предприятиеләрне "халык" статусына күчерү, беренче чиратта, торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итәр иде, - диде ул ассызыклап.

Генераль директор әйтүенчә, халык предприятиесенең нигезен тотрыклы икътисади үсеш һәм социаль хаклык тәшкил итә. Предприятиенең 16 ел дәвамында күркәм үрләр яулавы моңа менә дигән дәлил.

Катыргы-кәгазь комбинатының бай яшәвенең сере нәрсәдә соң? Беренчедән, биредә эшләүчеләрнең барысы да акцияләргә ия. Аларның саны кем күпме өлеш кертүдән һәм күпме хезмәт хакы алуыннан чыгып билгеләнә. Эштән киткән вакытта яки хезмәткәрнең үлеме белән бәйле очракларда, акцияләр предприятие тарафыннан сатып алына. Әйтик, гомер буе предприятиедә эшләгән пенсионерга, кимендә, 1 млн күләмендә акча кайтарыла. 90нчы елларда мондый алым предприятиене рейдер яулавыннан да саклап калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X