Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә ихтыяҗ аз булган һөнәрләрне атадылар

Эш урыннары саны күп булу кадрлар дефициты белән бәйле түгел.

Россиядә ихтыяҗ иң аз булган һөнәрләр исемлегенә башлангыч мәктәп укытучылары һәм хисапчылар кергән. Бу хакта Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Институт Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, урта һәм зур оешмалар тарфыннан эшчеләргә булган ихтыяҗны өйрәнгән. Мондый тикшеренүләрне статистиклар ике елга бер уздыра.

2018 елда башлангыч мәктәп укытучыларына ихтыяҗ нибары 1,0 процент (2016 елда 0,7 процент), ә хисапчыларга 1,4 процент (2016 елда 1,1 процент) булган. “Әлеге һөнәрләрнең массакүләм булуларына да карамастан эш урыннары тулы һәм ихтыяҗ канәгатьләндерелгән дияргә була”, - диделәр фәнни институтта.

 

Моннан тыш хезмәт базарында суд, адвокат һәм нотариаль эшчәнлегендә урта юридик персоналга ихтыяҗ юк. Сатучы һәм сакчы һөнәрләренең массакүләм булуы аларның кытлыгына китерми, диделәр институтта.

Шул ук вакытта илдә авыл һәм урман хуҗалыгы, балыкчылык һәм балык тоту буенча квалификацияле эшчеләр җитми.

  • Россиядә урта звено һәм эшче һөнәрләре арасында кассир-сатучыларга, пешекчеләргә шулай ук һөнәри һәм өстәмә белем бирү педагогларына ихтыяҗ зур.
  • Татарстанда нефть табу, машина төзү, авыл хуҗалыгы, медицина һәм төзелеш белгечләренә ихтыяҗ зур.

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/rossiyad-ikhtyya-az-bulgan-nrlrne-atadylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев