Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә җитештерүчеләрне азык-төлекне витаминнар белән баетырга мәҗбүр итәчәкләр

Россиянең Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ипи, су, сөт продукцияләре җитештерүчеләрне үз товарларын йод, витаминнар һәм башка микроэлементлар белән баетуны мәҗбүри итәргә мөмкин, дип яза "Известия". Бүген шундый азык-төлекләр исемлеге тәгаенләнә.

Әлеге карар 2030 елга кадәр илдә азык-төлек продукцияләренең сыйфатын күтәрү стратегиясен тормышка ашыру кысаларында кабул ителер дип көтелә. Ә бу тәкъдимне үз чиратында, Роспотребнадзорга Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән булган, чөнки 2018 елда Россиядә йодка кытлыктан килеп чыгучы авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән закон проектлары әзерләнә башлаячак.

Витаминнар белән баетылырга тиешле азык-төлек исемлеген иңбаштан Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы төзи, ә Сәламәтлек саклау министрлыгы аны тикшереп, расларга тиеш булачак. Бүгенгә бу исемлеккә ипи, яшелчәләр, дөгене кертергә тәкъдим ителә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев