Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядән чит илгә авиабилетлар 20 процентка арзанайган

Елның беренче яртысында Россиядән чит илгә авиабилетлар, 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанайган. Бу хакта "Туту.ру" сервисы хәбәр итә, дип җиткерә "Российская газета". Узган җәйге сезонда да чит илгә очу арзанайган булган. Ул чакта якын һәм ерак чит илләргә авиабилетлар бәясе, 2015 ел белән чагыштырганда, 9,2 һәм...

"Туту.ру" экспертлары ачыклаганча, россиялеләр өчен сәяхәттә иң популяр шәһәр 2017 елның гыйнвар-июнь айларында Прага булган. Лидерлар өчлегенә шулай ук Ларнака (Кипр) һәм Мюнхен кергән. Ватандашларыбыз бик теләп Израильгә, Төркиягә, аерым алганда, Антальяга һәм Истамбулга, Молдавия башкаласы Кишиневка, шулай ук Ереван һәм Тбилисига да оча. Россиягә килгәндә, топ-3леккә Сочи, Симферопольгә очу кергән.

Белгечләр билгеләвенчә, җәй нәтиҗәләренә караганда, быел авиабилетлар саны, 2016 елның июнь-август айлары белән чагыштырганда, 4 процентка кимегән. Алар фикеренчә, бу якын чит ил дәүләтләренә сәяхәтләрнең популярлыгы арту белән бәйле.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев