Шəhри Чаллы

Россиягә “кыргый фәрештә” килә

"Кыргый фәрештә" ("Дикий ангел") сериалы буенча танылган һәм күпләрнең яраткан артистына әйләнгән Наталья Орейро "Стархит" басмасына Дөнья чемпионаты вакытында Россиягә күченергә җыенуын белдергән. Ул Россиягә килеп, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөреп, яшәүне яхшы идея дип саный.

Наталья Мәскәүдәге халыкара кинофестивльдә "Наташа Наташа" фильмын тәкъдим иткән һәм ябылыш вакытында "Дикий ангел"дагы Cambio Dolor җырын башкарган. Фанатлары белән очрашуга ул бу килүендә дә вакыт таба алмаган, әммә тиздән Россиядә ул берәр ай яшәргә ниятли икән, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: