Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиянең ел укытучысы – Татарстаннан

Россиядә күп еллар үткәрелеп килә торган "Ел укытучысы" бәйгесенең быелгы җиңүчесе - Татарстан Республикасы Норлат районының 1нче урта мәктәбендә биология фәнен укытучы Алла Головенькина. Россиякүләм этапка чыгар алдыннан ул Татарстан Республикасының "Ел укытучысы-2014" бәйгесендә җиңү яулаган иде. Хәзер шул җиңүен Россия күләмендә раслый алды. 25нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә Татарстан Республикасы...

Россиядә күп еллар үткәрелеп килә торган "Ел укытучысы" бәйгесенең быелгы җиңүчесе - Татарстан Республикасы Норлат районының 1нче урта мәктәбендә биология фәнен укытучы Алла Головенькина. Россиякүләм этапка чыгар алдыннан ул Татарстан Республикасының "Ел укытучысы-2014" бәйгесендә җиңү яулаган иде. Хәзер шул җиңүен Россия күләмендә раслый алды.

25нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә Татарстан Республикасы укытучыларының әле беренче генә җиңүе, моңа кадәр Россиянең "Ел укытучысы" титулын РФның башка төбәкләре яулый иде. Быелгы бәйгенең финал өлешендә бу статус өчен Мәскәү, Ленинград өлкәсе, Магнитогорск, Чиләбе һәм Самара өлкәләре укытучылары да зур тырышлык куйганнарын әйтеп китәргә кирәк.

Бу Алла Головенькинаның беренче генә җиңүе түгел. Моңа кадәр ул "Мәгариф өлкәсендә инновацияләр" бәйгесендә дә II урынны алган булган. Укытучының педагогик стажы 14 ел. Алла Головенькина бер елга РФ мәгариф һәм фән министрының иҗтимагый киңәшчесе итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев