Россиянең Европа өлеше территориясендә, шул исәптән Татарстанда да ял көннәрендә бераз җылытачак
Россиянең Европа өлешендә температура соңгы көннәрдә нормадан 8-14 градуска түбән.
Татарстанда аномаль салкыннарның кайчан тәмамланачагы турында сөйләделәр.Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Идел буе федераль округы территориясендә температура нормадан 8-12 градуска түбән. Россиянең Европа өлешендәге барлык төбәкләргә максималь салкыннар иртәгә–берсекөнгә үк киләчәк.
«Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Идел буе федераль округларында һәм Көнбатыш Себердә бик көчле салкын көтелә. Нормадан тайпылышлар 8-12 градуска, Урал, Идел аръягындагы кайбер районнарда 13-14 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Эш атнасы ахырына кадәр аномалияләр бик түбән», - дип белдерде ул.
Гидрометеорология үзәге җитәкчесе җылытуны ял көннәреннән дә иртәрәк көтмәскә кирәк, диде. Шимбә һәм якшәмбе көндез -10 градуска кадәр көтелә.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев