Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәсемнәрдән Тукай карый

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне якынлашканда, рәссамнар, язучылар да халкыбызны үзләренең яңа иҗат әсәрләре белән шатландыралар. Узган атнада картиналар галереясында Тукайга багышланган күргәзмә ачылган иде. Җомга көнне исә кече залда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Халыкара гамәли сәнгать ассоциациясе әгъзасы, Россия һәм Татарстан...

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне якынлашканда, рәссамнар, язучылар да халкыбызны үзләренең яңа иҗат әсәрләре белән шатландыралар. Узган атнада картиналар галереясында Тукайга багышланган күргәзмә ачылган иде. Җомга көнне исә кече залда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Халыкара гамәли сәнгать ассоциациясе әгъзасы, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Язучыларның Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты Факил Гайфетдинов күргәзмәсе эшли башлады. Рәссам аны шулай ук әлеге күркәм вакыйгага багышлаган.

Факил Гайфетдинов - графика остасы. Ул портретлар, пейзажлар, натюрмортлар, сюжетлы композицияләр иҗат итә. Аның иҗатында күпчелекне авыл темасы тәшкил итә. Натюрморт, пейзажларның барысы да туган якка мәхәббәт белән сугарылган. "Көзге яфрак коелуы" сериясендәге хезмәтләр галереяга килүчеләрне шул мизгелдә көзге матурлыкка кайтара. Портретларыннан замандашларының эчке дөньясын да тоемлап була. "Әбидә кунакта", "Кырлай турында җыр" картиналарында авыл тормышы, анда яшәүчеләрнең эчке халәте чагылыш тапкан.

Факил Гайфетдинов - күпкырлы талант. Картиналардан тыш, ул һәйкәлләр проекты ясаучы да. Ул ясаган Әфганстанда, Чечняда, Таҗикстандагы "кайнар нокта"ларда һәлак булган хәрбиләргә һәйкәл Тукай районында тора. Яр Чаллы педагогия университетының беренче ректоры, профессор Зиннур Шәрәфетдиновка куелган мемориаль такта да аның иҗат җимеше.

Күргәзмәгә рәссамның 50дән артык картинасы куелган. Аның шатлыгын уртаклашырга, иҗаты белән танышырга язучылар, рәссамнар, мәктәп укучылары килгән иде. "Мин картиналар галереясына даими йөрим. Бигрәк тә табигать күренешләрен чагылдырган картиналарны яратып карыйм. Үзем дә рәсемнәр ясарга яратам. Тормышның ямьсез күренешләрен урамда калдырып, бирегә килеп, матурлык белән очрашам, иҗатка илһам алып китәм", - ди шәһәрдәшебез Альбина Гайнетдинова.

Күргәзмә 1 майга кадәр дәвам итә. Рәхим итегез!

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев