Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм - Голливудта!

Билгеле блогер, Омск фаҗигасендә ике аягын югалтып та, тормыш дәртен саклап калган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев дөньяның киноиндустрия үзәгендә нишли?

"Мин бу урынны рәсемнәрдән генә күреп белә идем. Үзем кайчандыр монда булырмын дип күз алдына да китерә алмадым.
HOLLYWOOD - менә син нинди икән! - дип яза Рөстәм социаль челтәрдәге сәхифәсендә. - Монда килеп җиткәч, мин киң колачлы хыялларга урын табарга кирәклеген аңладым. Шундый максатлар куярга кирәк, алар хәтта үзеңә дә тормышка ашмас кебек тоелсын, ә син аларга табан күп көч куеп хәрәкәт итүдән туктама.

Мин гади авыл егете, монда килүем көтмәгәндә бәхет елмаюдан түгел, мин монда үз хыялыма ышанып, озын һәм авыр юл уздып килдем".

Моңа кадәр Рөстәм Гранд Каньонда булган. Аның Америка буйлап сәяхәте дәвам итә. Менә бер тиктормас "чакматаш" булды бит бу егет!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев