Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: "Барлык милләт язучылары белән дә бер дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә кирәк"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Данил Салихов белән очрашты, дип хәбәр ителә республика лидеры порталында.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

«Коллегаларыгыз Сезгә зур ышаныч белдергәннәр, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген Татарстан Язучылар берлеге алдында җитди бурычлар тора. Иң мөһимнәреннән берсе - туган телебезне, динебезне гореф-гадәтләребезне саклап калу. Республика җитәкчелеге, үз чиратында, киләчәктә дә сезгә төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк».

Рөстәм Миңнеханов, яңа рәискә язучыларны берләштерергә һәм барлык милләт язучылары белән дә бер дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә кирәк, дигән фикердә. Татарстан - күп милләтле һәм күп динле республика, шуңа күрә татулыкны һәм тынычлыкны саклап калу мәсьәләләре беренчел әһәмияткә ия, диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Данил Салихов Татарстан Республикасы Язучылар берлеге эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Соңыннан Татарстан Президенты Данил Салиховка җиде томлы «История татар с древнейших времен» басмасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X