Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда "Haier" заводын ачты

Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә суыткыч җиһазларын җитештерә торган "Haier" заводы тантаналы шартларда ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, «Haier» корпорациясе президенты Лян Хайшань, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары...

Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә суыткыч җиһазларын җитештерә торган "Haier" заводы тантаналы шартларда ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, «Haier» корпорациясе президенты Лян Хайшань, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Михаил Бабич сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Татарстан бүген - Россия Федерациясенең алдынгы субъектларының берсе, ул инвестицияләр җәлеп итүдә һәм сәнәгать үсешендә лидер.

"Бүген Россия өчен истәлекле көн: Татарстанга дөньяда танылган компания эшли башлый. Республика җитәкчелеге һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов зур эш башкарып чыктылар", - диде ул.

РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле сүзләренчә, "Haier" компаниясе суыткычлар җитештереп сатуны тулысынча Россиядә локальләштерергә һәм шулай ук телевизорлар җыярга планлаштыра.

Рөстәм Миңнеханов "Haier" компаниясе җитәкчелегенә килешүдә каралган бурычларны үтәүләре, вакытында һәм төгәл эшне тәмамлаулары өчен рәхмәт белдерде. "Бу эшнең башы гына әле. Биредә чыгарылачак заманча суыткычларга Россия базарында ихтыяҗ бар. Кер уу машиналары да, телефоннар да, су җылыткычлар да - "Haier" компаниясе чыгарасы төрле продукция Россиядә сатып алучысын табар", - дип ышандырды ул.

"Haier" корпорациясе президенты Лян Хайшань Татарстан җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашыруда актив ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов, Михаил Бабич һәм Лян Хайшань производствосын, тантаналы рәвештә, эшләтеп җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев