Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Кытай вәкилләрен кабул итте

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов "Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе" компаниясе рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов та катнашты. ди Президентның матбугат хезмәте.

"Россия-Кытай мөнәсәбәтләре хәзерге вакытта динамик үсештә һәм стратегик партнерлык характерында", - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә. Ул билгеләп үткәнчә, Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашты. Югары дәрәҗәдә сөйләшүләр вакытында ике ил арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлгән килешүләргә имза салынган.

- Татарстан Кытай Халык Республикасы белән актив эшли. Якын киләчәктә көнкүреш техникасы җитештерү буенча республика территориясендә "Хайер" корпорациясе тарафыннан завод төзү проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Менделеевск районында ашламалар, аммиак, метанол һәм башка химик матдәләр җитештерү буенча "Аммоний" заводы төзү темасын кузгатты. - Әлеге проект безнең республика өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә бик мөһим. Бу - Кытай партнерларыбыз катнашында зур инвестицион проектны гамәлгә ашыруның ачык мисалы. Ышанам ки, ул уңышлы булачак, чөнки газ химиясе юнәлеше бүген бик кирәкле.

Юй Цзиньбо Рөстәм Миңнехановка, ТР Министрлар Кабинетына һәм "Аммоний" компаниясе җитәкчелегенә Менделеевск районындагы төзелештә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

- Кичә "Аммоний" компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда без киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштек. Ике як та стратегик партнерлыгыбызны башка проектлар белән дәвам итәргә тели, - диде Юй Цзиньбо.

Кытай Хөкүмәте бу проектларны хуплый. Юй Цзиньбо Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан предприятие вәкилләрен "Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе" компаниясенең Пекинда урнашкан баш офисына чакырды.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Юй Цзиньбога чакыруы өчен рәхмәт белдерде һәм Россия һәм Татарстан территориясенә килергә мөмкин булган Кытай химиясе җитештерүләрен карап тикшерү өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев