Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов "Ростар" предприятиесендәге җитештерү базасында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында "Ростар" ФҖБ ҖЧҖ ндәге җитештерү базасында булды. Татарстан Президенты авыр йөк машиналары өчен компонентлар җитештерүче завод эшчәнлеге белән танышты. "Ростар" ФҖБ ҖЧҖ генераль директоры Михаил Кожевников кыскача предприятие һәм алга таба үсеш планнары турында хәбәр итте. Компания 1 меңнән артык...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында "Ростар" ФҖБ ҖЧҖ ндәге җитештерү базасында булды. Татарстан Президенты авыр йөк машиналары өчен компонентлар җитештерүче завод эшчәнлеге белән танышты. "Ростар" ФҖБ ҖЧҖ генераль директоры Михаил Кожевников кыскача предприятие һәм алга таба үсеш планнары турында хәбәр итте. Компания 1 меңнән артык продукция төрләре җитештерә, барлыкы 1250 хезмәткәр эшли. Җитештерү мәйданнары - 38 мең кв. метр, илнең 19 алдынгы автоҗыю предприятиеләренә серияле рәвештә продукция сата. Компания 160 үз эшләнмәсен патнентлаган. Михаил Кожевников "Ростар" ФҖБ стректурасы турында да сөйләде. "Россия оборона-җитештерү комплексын үстерү" федераль программасы кысаларында "Ростар" ФҖБ "КАМАЗ" ГАҖ белән берлектә махсус автомобильләр өчен терәк-йөреш модульләре җайланмаларын җитештерә. Рөстәм Миңнехановны компаниянең сату күрсәткечләре белән таныштырдылар, шулай ук 2011-2015 елларда производство үсешенә керткән инвестицияләр күләме һәм агымдагы елга прогноз күрсәткечләрне хәбәр иттеләр. Татарстан Президентын Чаллы шәһәре мэры Нил Мәһдиев, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озата йөрде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев