Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов “Татар информ” агентлыгының татар редакциясенең эшчәнлеген билгеләп үтте

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов телне саклау, татарлар яшәгән төбәкләр һәм чит илләр белән хезмәттәшлектә "Татар информ" агентлыгының татар редакциясе өлешен билгеләп үтте. "Татар информ" агентлыгының татар редакциясенә үзгәреш кертелде .tatar доменында татар сайты эшли башлады", - диде Президент. "Безнең алда телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне...

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов телне саклау, татарлар яшәгән төбәкләр һәм чит илләр белән хезмәттәшлектә "Татар информ" агентлыгының татар редакциясе өлешен билгеләп үтте.

"Татар информ" агентлыгының татар редакциясенә үзгәреш кертелде .tatar доменында татар сайты эшли башлады", - диде Президент.

"Безнең алда телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бурычы тора. Без татарлар яшәгән төбәкләр һәм илләр белән эшләүгә зур игътибар бирәбез. Бөтендөнья татар конгрессы проектларына ярдәм итәргә тырышабыз. Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары линиясе буенча да булышлык күрсәтелә. "Без бергә" газетасы, ТНВ-планета каналы эшли, балалар өчен канал булдырыла. Татарлар әдәбияты үзәге интернет порталы булдырылды, анда бүген 1100 дән артык китап җыелган", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев