Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы Премьер-министры Артур Таир оглы Раси-Задә белән очрашты

Күптән тугел Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы Премьер-министры Артур Таир оглы Раси-Задә белән очрашты. Биредә алар уртак багланышлар, милли бердәмлек һәм киләчәктә нефть химиясе, машина төзелеше, көнкүреш химиясе җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек алып бару хакында фикер алышты. Ә...

Күптән тугел Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы Премьер-министры Артур Таир оглы Раси-Задә белән очрашты. Биредә алар уртак багланышлар, милли бердәмлек һәм киләчәктә нефть химиясе, машина төзелеше, көнкүреш химиясе җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек алып бару хакында фикер алышты.
Ә көннең икенче яртысында исә Гәнҗә шәһәрендә "КАМАЗ" автомобильләре җыю линиясе ачылды. Тантанада Әзербәйҗан Премьер-министрының беренче урынбасары Ягкуб Әюб, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасының Әзербәйҗан Республикасындагы даими вәкиле Альфред Закиров катнашты. Әзербайҗан Премьер-министры, бу мәйданчыкны ачу, Татарстан белән багланышларны ныгытуда тагын бер адым булды, дип саный. Бигрәк тә бүгенге кризис шартларында, бу эш аеруча мөхим.
Республикабыз Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исә үз чиратында Әзербәйҗан җитәкчелегенә һәм шушы проектны алып баручы ил Премьер-министрының беренче урынбасары Ягкуб Әюбкә рәхмәт белдерде.
- «КАМАЗ» ААҖ проекты башка җитештерүчеләр өчен дә, мондый җитештерүләрне ачарга теләүчеләр өчен дә яхшы мисал булып тора. Яңа урында кешеләрнең тотырыклы эше, яхшы хезмәт хакы булачак, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев