Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: авыл хуҗалыгы идарәсе-АПК структурасында мөһим буын

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аграрийларына катлаулы эпидемиологик шартларда узган елда башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

 10 февраль көнне «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Машиналарны тапшыру Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. «Бүген без 2020 елга республика агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясыйбыз, агымдагы елга бурычлар куябыз. Авыл хуҗалыгы идарәсе-агросәнәгать комплексы структурасында мөһим звено. Татарстанда төрле милек формасындагы 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм 468 мең шәхси хуҗалык исәпләнә. Бу бик зур ресурс, ул системалы рәвештә эшләргә тиеш. Монда авыл хуҗалыгы идарәләренең роле зур", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аграрийларына катлаулы эпидемиологик шартларда узган елда башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Агросәнәгать комплексы ышанычлы эшләде. Республика безнең территориядә җитештерелә торган барлык азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән", - диде ул.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләренең эше мобильлек таләп итә һәм яңа автомобильләр аларның нәтиҗәлелегенә ярдәм итәчәк.

Район авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев