Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Дубайда: Милләтара һәм динара татулык - үсеш перспективасы ул

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы II Бөтендөнья толерантлык саммитының пленар сессиясендә шул хакта сөйләде.

Милләтара һәм конфессияара татулык - ул тотрыклылык нигезе, безнең киләчәктә үсеш перспективасы ул. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) II Бөтендөнья толерантлык саммитының пленар сессиясендә шул фикерен әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориясендә 4 миллионга якын кеше һәм 173 милләт вәкиле яши, диде. «Безнең республиканың уникаль тәҗрибәсе бар: мең еллар дәвамында биредә ике традицион конфессия – ислам һәм православие вәкилләре татулыкта күршелек итә. Без бер-беребезне тулаем аңлап яшибез», - диде ул.

Татарстан Президенты Советлар Союзы чорында күп мәчетләр һәм соборлар юкка чыкканлыгын әйтте. Узган гасырның 90нчы елларыннан дини объектларны торгызу буенча зур эш башланды.

«Безнең төп бурыч - бу системаны дөрес итеп төзи алачак кешеләрне, дин белгечләрен әзерләү иде. Бүген Татарстан митрополиясе һәм мөселманнарның Диния нәзарәте республикада толерантлыкны һәм тотрыклылыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Татарстанда барлык чаралар да төп дин әһелләре катнашында уза», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов республикада мөселман һәм православие изге урыннарын бер үк вакытта торгызу алымы кулланылганлыгын әйтте. Моның ачык мисалы - Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы урнашкан Казан Кремле. Зөя утрау-шәһәрчеген һәм Борынгы Болгарны торгызу буенча зур эш башкарылды. Ике объект та ЮНЕСКО тарафыннан танылуга лаек булды. Соңгы проектлар арасында - Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу.

«Республикада Татарстан Республикасы Президенты каршында Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча совет эшли. Без дәүләт милли сәясәте концепциясен кабул иттек. Казан федераль университеты базасында фәнни-эксперт советы эшли. Әлбәттә, үз эшебездә без мөфтиләребезгә һәм безнең митрополиягә таянабыз - бу безгә тынычлыкны, татулыкны һәм тотрыклылыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республикада дини мәгариф мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, дип өстәде. «Кешеләргә төрле агымнар йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә без ислам һәм православие мәгарифе системасының сыналган булуын, ә төрле зарарлы агымнарның нинди дә булса проблемалар тудырмавын күзәтәбез», - диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга Болгар ислам академиясе эшчәнлеге, Татарстан башкаласында ел саен уздырыла торган KazanSummit халыкара икътисади саммитын уздыру һәм хәләл индустриясен үстерү турында сөйләде.

Сессия ахырында Рөстәм Миңнехановка II Бөтендөнья толерантлык саммиты эшендә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерделәр. Әлеге форум кысаларында алдан Татарстан Республикасы толерантлык үсешенә керткән өлеше өчен махсус бүләккә лаек булды. Бүләкне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова алды.

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196971/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев