Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» спортчыларын җиңүләре белән котлады
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» спортчыларын «Дакар-2021» ралли-марафонында җиңүләре белән котлады
"Дакар-2021" ралли-марафонында җиңүчеләр белән очрашу Казан Кремленең тантаналар залында узды.
«Спортта югары дәрәҗәдәге осталык, ныклы команда рухы һәм җиңүгә ышаныч сезне рекордлы 18 нче титулга китерде, — диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларга мөрәҗәгать итеп. — Безнең команда ралли-марафонда җиңүләр саны буенча легендар КТМ мотоциклеты командасы белән тигезләнде».
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Согуд Гарәбстаны комнарында ралли-марафон маршруты барлык катнашучылар өчен дә авыр сынау булды. Шуңа да карамастан, команданың барлык әгъзаларының җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә иң яхшы нәтиҗәне күрсәтә алдылар — йөк машиналары категориясендә бөтен пьедесталны Татарстан командасы яулады.
Бу катлаулы ярышларда рекордлы 18 титулга экипаж әгъзаларының һөнәри күнекмәләре, техник персоналның көйле гамәлләре, тактик өйрәнү, бер-береңә ярдәм итү һәм мөмкинлекләр чигендә эшләү китерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев