Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның ел студенты – 2019» премияләрен тапшырачак

Җиңүчеләрне 25 гыйнварда Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында игълан итәчәкләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мактаулы кунак сыйфатында «Татарстан Республикасының ел студенты — 2019» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бу шимбәдә, 25 гыйнварда, Рөстәм Нургали улы студентлар көненә багышланган чарада («Ел студенты») катнашачак. Ел саен анда 50 меңгә якын студент катнаша. Быелгы юбилей елында республиканың 6 шәһәрендәге 25 югары уку йортыннан барлыгы 301 гариза тапшырылган. 18 номинация билгеләнгән», — диде Галимова.

Ул 2011 елдан ТР Президенты карары белән Гран-при иясенең дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында бушлай белем алу хокукына ия булуын искәртте.

«Татар-информ» агентлыгы республика премиясенең финалы Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачагы хакында хәбәр иткән иде инде. Тантананы Россия артисты һәм юмор остасы, «Сборная Камызякского края» КВН командасы әгъзасы Денис Дорохов алып барачак.

«Татарстан Республикасының ел студенты» премиясен Татарстанның Студентлар лигасы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм республиканың Югары уку йортлары ректорлары советы белән берлектә оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев