Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: Укытучы булу җиңел түгел, мин була алмас идем

Бүген Татарстан Президенты укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли.

Бу минутларда Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантана уза. Мәгариф хезмәткәрләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. "Укытучы булу җиңел түгел, мин була алмас идем, мәсәлән. Бу һөнәр сабырлык, гел үрнәк булуны, зур көч, тырышлык сорый. Сезгә зур ихтирам белән бәйрәм белән котлыйм", - диде ул.

"Укытучы - иң мөһиме. Укытучы һөнәре иң мәртәбәле, хөрмәтле, лаеклы һөнәр. Бүген бу залга үз һөнәренең осталары җыелган. Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәм", - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов.

Президент Татарстанның берничә ел Россиядә төрле күрсәткеләр буенча лидерлар өчлегендә булуын билгеләп узды. Ул татарстанлыларның Ворлдскиллс чемпионатында җиңүләргә ирешкәнен искәртте."Сезнең хезмәтегез монда зур, зур рәхмәт", - диде.

Рөстәм Миңнеханов XXI гасыр укытучысы яңа бурычларга, каршылыкларга тиз ияләшә торган белгеч булырга тиешлеген ассызыклады. "Безнең гомуми бурыч - укытучыны заманча фикерле, компетент педагог итеп күрсәтү", - диде. Бүген полилингваль белем, цифрлы мәгарифкә өстенлек бирелүен искәртте.

Президент укытучыларның республиканың социаль-икътисади үсештә саллы өлеш кертүен билгеләп үтте. "Авыр хезмәтегездә иминлек, уңышлар, яхшы кәеф телим", - дип төгәлләде ул чыгышын.

Чыгышыннан соң Президент дәүләт бүләкләре тапшырды. Шулар арасында "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән Казан педагогик көллияте директоры Анфиса Җәләлова, Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин бүләкләнде. 

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/03/194696/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев