Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче сессиясендә катнашачак

Депутатлар ТР Дәүләт Советы Рәисен, шулай ук РФ Федерация Советында Татарстан парламенты вәкилен сайлаячак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советының беренче сессиясендә катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Депутатлар ТР Дәүләт Советы Рәисен, шулай ук РФ Федерация Советында Татарстан парламенты вәкилен сайлаячак. 

"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында катнашырга планлаштыра", – дип билгеләп үтте матбугат хезмәтендә.

Беренче сессиянең көн тәртибендә 16 мәсьәлә, шул исәптән ТР Дәүләт Советы Рәисен һәм аның урынбасарларын сайлау, комитетлар һәм комиссияләр төзү, шулай ук РФ Федерация Советы әгъзасына – Татарстан Дәүләт Советыннан вәкилгә вәкаләтләр бирү турында.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды, анда «Бердәм Россия» партиясе 72,4% тавыш җыйды, республика парламентында 100 урынның 82сен алды.

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/20/193918/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев