Шəhри Чаллы

Рөстәм Насыйбуллин: “Җырчы кимендә биш ел укырга тиеш”

Яшь җырчы Рөстәм Насыйбуллинның чыгышын, быел "Казан" бию ансамбле концертында ишетеп, аның талантына гашыйк булган идем. Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров аның турында "Чын ир тавышлы, талантлы җырчы", - дип бәяләде. Чыннан да, концертта ул башкарган мәгънәле җырларны тамашачы алкышларга күмеп, үзенең чын сәнгатьне бәяли белүен раслады. Рөстәм Насыйбуллин үзебезнең...

- Рөстәм, син кайсы яктан?

- Мин Чаллыда туганмын. Әтием заводта, әнием шәфкать туташы булып эшләгән. Ләкин алар эшләре яхшы, тормышлары көйле барса да, шәһәр ыгы-зыгысына ияләнә алмаганнар. Һәм миңа 7 яшь тулганда, Нурлат районының Кизләү авылына кайтып төпләнгәннәр. Шулай итеп мин беренче сыйныфка авыл мәктәбенә бардым. Әти-әни мал асрап көн күрә башлады.

- Ә музыкаль белемне кайда алдың?

- Әти 20 чакрым ераклыктагы Нурлатка, музыка мәктәбенә йөртте. Укытучылар аңа, Нәсыйх, бу малайдан хикмәт чыга, дип әйтә торган булганнар. Ә миңа баштарак тавышым халыкка ошамас кебек тоела иде. Үгез кебек үкергән тавыш, дип кимсетә идем үземне. Тамашачы исә, киресенчә, ирләр тавышын сагынган икән.

- Репертуарыңда нинди җырлар өстенлек итә?

- Мин Шаляпин репертуарын яратам. Халык җырларын, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров иҗатын үз итәм. Шөкер, аларны халык та ярата.

- Тормышта төрле хәлләр була. Андый вакытларда күңелеңә нинди җыр килә?

- Мансур Мозаффаровның "Башка берни дә кирәкми" дигән җырын борын астыннан гына көйләп җибәрәм дә, болытлар артыннан кояш балкып чыккан кебек, кәефләр күтәрелеп китә.

- Әти-әни мал асрый, дидең. Син аларның төп таянычыдыр, мөгаен?

- Авылга кайтып булышу җаен тапмасам, әти-әни ул хәтле мал асрый алмаган булыр иде. Бүген безнең биш баш сыер, сигезләп бозау, алдагы елларда атларыбыз да бар иде. Терлекләрне дәүләттән ссуда, грантлар отып, башка ярдәмнәр сорап алмадык, барысы да үз акчабызга, үзебезнең тырышлык белән эшләнде. Мин дәресләр иртәрәк бетеп, кайту җае булуга юлга чыгам. Кайтып чәй эчәм дә, йортка эшкә чыгып китәм. Бер "КамАЗ" арбасы силос ташыгач, Казанга кузгала идем. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина төркеме белән гастрольләргә чыгып китәм. Өйдән 16 яшемдә чыгып киттем һәм үз тамагымны үзем туйдырырга өйрәндем, Аллага шөкер, әниләрдән кайтып акча сораганым булмады. Гаилә корып җибәрдем, Казан читендә йорт салам, 18 яшь тулгач та машина алдым. Бар да Аллага шөкер.

- Тырышлык, максатчанлык кебек сыйфатлар кемнән килгән икән?

- Холкым белән әнигә охшаганмын. Ул да алдына максат куйса, йокы, ялны белми. Эшләргә яратабыз без. Акча яратасыз диләр, юк, эшнең нәтиҗәсен күрергә яратабыз. Шул ук вакытта бушка да эшләмибез. Әнием Нәзилә Сарман ягыннан. Кайчак, бу сәләт әни ягыннан киләдер дип тә уйлап куям. Сарманнан бик күп җырчылар чыккан бит. Гәрчә нәсел-нәсәптә ике яктан да җырчылар юк. Мәҗлесләрдә җырлаганнарын да белмим.

- Бүген бераз тавышы булган һәр кеше җырлый. Эстрадада җырчылар саны 800гә җитте дигәнгә син нинди фикередә?

- Күбесенең бер көнлек җырчы булганына иманым камил. Җырчы кимендә биш ел укырга тиеш дип саныйм. Музыкаль мәктәп, училище, консерватория баскычларын үткәннән соң гына җырчы булып җитештем, дип әйтергә була. Үзем шул юлдан барам. Бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясендә Эдуард Туманский классында белем алам. Минемчә, профессиональ белем бик кирәк. Беренчедән, тавышны чыныктырыр, икенчедән, эчке дөньяңны баетыр өчен. Уку бит ул җырларга өйрәнү генә түгел, ул - тарих , әдәбият, мәдәниятне өйрәнеп, үз фикерең, карашыңны булдыру да. Әгәр бу юлны үтмәсәм, классик музыканы, профессиональ сәнгатьне ташлап, бәлки, өч ноталы җырларга күчкән дә булыр идем. Җиңел бит. Остазым, Татарстанның халык артисты, Венера Гәрәева сүзләре истән чыкмый: "Энем, син җиңелгә кызыкма, кеше сүзенә карама. Затлы җырларны тыңлаучы булган, бар һәм һәрвакыт булачак", - дигән иде ул. Бүген мин аның сүзләренең дөреслегенә инандым. Мәшһүр композиторыбыз Рөстәм Яхин җырларыннан соң, мәсәлән, мин сине яратам, яратам, дип такмаклап тору ачуны гына китерә.

- Син - Рәшит Ваһапов, Салих Сәйдәшев исемендәге, "Татар моңы" фестивальләре лауреаты, Казан шәһәре филармониясе солисты. Бүген сине Татарстанда гына түгел, татарлар сибелеп яшәгән төбәкләрдә дә беләләр. Шуңа да карамастан, үз концертларыңны оештырырга ашыкмыйсың...

- Моның сәбәбе бик гади: үземне моңа өлгереп җитмәдем дип саныйм. Концерт куйсаң, зал тутырып халык килерлек булсын. Предприятие һәм оешмаларга барып, ялынып билет таратуны өнәп бетермим. Продюсер ярдәме белән, сәхнәгә капылт килеп чыгу да минем өчен түгел. Зөһрә Шәрифуллина: "Син ашыкмыйча, һәр шәһәрдә, һәрбер җирдә чыгыш ясап, ике генә кешене булса да үз иҗатыңа гашыйк ит. Акрын килү, тамашачыңны акрын яулау иҗат гомереңне озынайта", - дигән иде. Мин аның фикере белән килешәм. Кисәк кенә сәхнәгә чыгып, төшеп калучылар байтак бит.

- Нинди планнар белән яшисең?

- Быел диск чыгарырга ниятлим. Анда русча җырлар да, татарчалары да булачак. Ул сату өчен түгел, классик музыканың гомерен озынайту өчен дип ниятләгән идем. Чөнки яшьтәшләрем дә Яхин романслары, Сәйдәш җыры дисәм, борынын җыера, ә тыңлагач, фикерләре үзгәрә. Якташыбыз Шаляпин җырлары да гаять тирән, мәгънәле бит.

- Иҗат юлыңда уңышлар юлдаш булсын, Рөстәм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: