Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Нәбиев турында китап чыкты!

Шушы көннәрдә Казанда "Бөртекләп җыелган гомер" дигән китап дөнья күрде. Авторлары - яшь язучы Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиев үзе.

3000 тираж белән чыккан китап ике атна эчендә таралып та беткән, әле аны кабат бастыруга биргәннәр.
Китап, тышлыгыннан күренүенчә, 2015 елда Омскида казарма җимерелү аркасында ике аягын да югалткан Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев һәм аның ныклы терәге булган сөеклесе Индира турында.
Чынбарлык вакыйгаларга нигезләнеп язылган әлеге повестьта әсәрнең төп герое Рөстәмнең фаҗигале язмышы, тормыш сукмаклары, хис-кичерешләре тасвирлана. Алга әйдәгән хыяллары бер мизгелдә челпәрәмә килгән егет тормыш сынаулары каршында югалып калмый, ихтыяр көчен, сабырлыгын, тугрылыклы мәхәббәтен юлдаш итеп яшәргә омтыла, кешеләрне сокландырып, алга таба атлый.
Китап киң даирә укучыларга тәгаенләнә. Бу китап Башкортстанда яшәүче китап сөючеләр күңеленә дә хуш килер, тиз арада популярлык яулар, дип ышанабыз

 

https://kiziltan.ru/zhizn/12748-rstm-nbiev-turynda-kitap-chykty.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев