Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рухи мирасыбыз көзгесе

Быел да Алабугада Спас ярминкәсе башка еллардагы кебек гөрләп үтте. 5-7 августта йөз еллык тарихы булган шәһәрнең Шишкин буалары биләмәсендә һәм тарихи өлештәге үзәк урамнарда дистәләрчә мең кеше төрле бәйрәм чараларын тамаша кылды.

Ә инде 170 төбәктән 850 һөнәрче һәм кул эшләре осталары катнашуы чараның күләмле һәм мөһимлеген күрсәтә. Ярминкәгә быел 156 мең кеше килде. Катнашучы осталар һәм чараны карарга килүчеләр узган еллардагы кебек үк булмаса да, шактый күп иде. Алабуга дәүләт музей-тыюлык генераль директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Руденко әйтүенчә, беренчедән, халыкның быел аз булуына Чаллыдагы күперне төзекләндерү сәбәпле, юллардагы "бөке" гаепле. Икенчедән, быел таләпләр кырысланган. Ярминкәгә хәзер шунда ук мастер-класслар күрсәтергә сәләтле осталар гына кул эшләрен куя ала.

Быел төп яңалыкның берсе, ул - матур традициягә әйләнгән Спас ярминкәсенә туры китереп, кече туристлык калалары ассоциациясенең икенче фестивален уздыру. Аның беренчесе узган җәйдә Углич каласында үткәнен исәпкә алсак, чираттагысының Алабугада уздырылуы табигый. Беренчедән, илдә Алабуга шикелле туристларны күпләп җәлеп итә алучы зур булмаган шәһәрләр күп түгел. Икенчедән, менә тугызынчы ел инде Алабуга җирендә Спас ярминкәсе үтә. Нәкъ менә биредә тарихи мирасны күрсәтү, һөнәрчеләрнең үзләре ясаган әйберләрен сатуга куюлары белән беррәттән, үзара аралашу, танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен барлык шартлар тудырылган. 2007 елда оешкан ассоциация бүгенге көндә 11 каланы гына берләштерә. Моның үзенең сере бар, чөнки ил җитәкчелеге тарафыннан фатыйха алган ассоциация әгъзасы булу өчен, федераль үзәк дәрәҗәсендә танылган туризм өлкәсе булуы шарт.
Ә моңа данлыклы тарихи үткәне, бай традицияләре булган калалар гына ирешә ала. Әйтик, Углич белән Алабуга калаларының меңьеллык тарихы булса, Суздальга - 1024, Азовка - 1067, Каргопольга - 1141, Елецка 1146 елда, Гороховецка исә XII гасырда нигез салынган. Берләшеп, үзләрендә туристлыкны үстерүгә җиң сызганып алынган башка калаларның тарихлары да бер гасыр белән генә исәпләнми.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фестивальдә чыгыш ясап, Алабугада узучы әлеге мөһим чараны югары бәяләде. "Әлеге бәйрәм чарасы эшмәкәрлекне үстерүгә, Татарстанда яшәүче халыкларның иң яхшы традицияләрен саклауга саллы өлеш кертә. Биредә халыкларның гасырлар төпкеленнән буыннан-буынга сакланып бүгенгә килеп ирешкән сәнгать үрнәкләре, мәдәнияте, киемнәре, ризыклары белән танышырга мөмкин. Республика җитәкчелеге тарафыннан зур һәм кече калаларда туристлыкны үстерүгә керткән тырышлык аклана. Алабугада тарихи һәм истәлекле урыннар күп, бу мөмкинлектән кала җитәкчелеге оста файдалана. Туристларның саны артуы Татарстанны, Алабуганы танытуга этәргеч бирәчәге шикләндерми. Моның аша без республикага инвестицияләр кертүне арттырырга да исәп тотабыз", - дип сөйләде ул.
Кече туристлык калалары ассоциациясе президенты, Углич каласы хакиме Сергей Маклаков күргәннәреннән канәгать калуын яшермәде. "Без Татарстанда һәм Алабугада зур масштаблы чаралар оештыра белүләреннән хәбәрдар идек. Әмма күргәннәребез шаккатыра. Бу - халыкара дәрәҗәгә тиң гамәл, - диде ул. - Әлбәттә, үз осталарыбызны, үзешчән коллективларыбызны алып килү, үзебезне күрсәтү өчен генә түгел. Максатыбыз - сезнең ничек яшәвегезне күрү, уртак казанышларыбызга шатлану, тәҗрибә уртаклашу".

Фестиваль кунаклары Болгар әмиренә куелган һәйкәл янәшәсендәге бакчага 20 төп алмагач утыртуда да катнаштылар. Быел биредә тагын бер яңалык: ярминкә башланыр алдыннан яр башына мифик аждаһа-оракул сыны урнаштырылды. Мәдәният сарае директоры Андрей Иванов әйтүенчә, легенда буенча, Алабуга җирендә аждаһа-оракул яшәгән, имеш. 2007 елда каланың меңьеллык юбилеен үткәргәндә андый миф турында сүз булмаган иде. Чөнки борынгы Алабуга татар дәүләтләре Бөек Болгар һәм Казан составында була, икесе дә - мөселман дәүләтләре. Алабуганың тарихи үзенчәлеге исә Болгар дәүләте чорыннан ук сакланып калган корылмага барып тоташа. Кемнәрдер аны "Шайтан каласы" дип күрсәтмәкче булса, күпләр өчен ул - "Ак мәчет". Бу - соңгы археологик эзләнүләр вакытында расланган факт.

Ярминкәгә килүчеләр аннан канәгать булып киттеләр. Башкортостаннан Айдар Хәлиуллин: "Мин бу чарада икенче ел рәттән катнашам. Абыем белән умартачылык белән шөгыльләнәбез. Башкорт балын Татарстанда яраталар", - диде.

Чаллы кызы Физалия Сафина исә бу чараны зарыгып көтүен яшермәде: "Ярминкәдә матур әйберләр карап йөрергә яратам. Ел саен үземә һәм әниемә көмештән эшләнгән бизәнү әйберләре алып кайтам. Монда зәвыклы, беркайда да булмаган товарлар саталар", - диде.

Ярминкәгә автор-башкаручы Фирдүс Тямаевны тыңларга килүчеләр дә күп булды.

Спас ярминкәсе Кама аръягында иң зур мәдәни чараларның берсе. Анда Чаллы һөнәрчеләре дә, сәнгать осталары да бик теләп катнаша. Быел бәйрәм программасын "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективлары бизәде. "Веснянка", "Сарасвати" ансамбльләренең һәм җырчылар Ландыш Әхмәтҗанова, Лилия Мортазина, Валентина Сидороваларның чыгышы кунаклар күңеленә хуш килде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X