Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рус әдәбиятыннан вакытыннан алда имтихан тапшырдылар

Кичә рус әдәбиятыннан вакытыннан алда имтихан тапшырдылар. Бу мөмкинлектән 1,2 мең чамасы кеше файдаланды, 40 кеше - быел мәктәпне тәмамлаучылардан. Имтихан Россия Федерациясенең 70 субъектында 92 сынау алу пунктында уздырылды. География буенча БДИны вакытыннан алда бирергә 800 чамасы кеше теләк белдергән, аларның 50 се - агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Имтихан...

Кичә рус әдәбиятыннан вакытыннан алда имтихан тапшырдылар. Бу мөмкинлектән 1,2 мең чамасы кеше файдаланды, 40 кеше - быел мәктәпне тәмамлаучылардан. Имтихан Россия Федерациясенең 70 субъектында 92 сынау алу пунктында уздырылды.

География буенча БДИны вакытыннан алда бирергә 800 чамасы кеше теләк белдергән, аларның 50 се - агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Имтихан Россия Федерациясенең 53 субъектында 78 сынау алу пунктында узган.

Барлык имтихан үткәрү пунктларында онлайн-режимда видеокүзәтү алып барылган, контроль хисап материалларын бастыру һәм катнашучыларның җаваплары бланкларын электрон рәвешкә кертү технологияләре аудиторияләрдә генә кулланылган.

Барлык төбәкләрдә дә сынау барышын федераль инспекторлар, җәмәгатьчелек күзәтүчеләре һәм Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәткәрләре контрольда тоткан.

Имтихан нәтиҗәләре 12 апрельгә кадәр игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев