Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рушания Сәгъдиева: «Баш авырту – инсульттан хәбәр ул»

Баш авырту белән бергә куллар, аяклар ойый башларга мөмкин.

«Баш авырта, арка сызлый, муен борылмый...» Соңгы елларда, мөгаен, иң еш ишетелгән зарлардыр бу. Медицинадан ерак кеше дә чамалыйдыр – барысы да неврология белән бәйле авырулар. Аларның артуы безнең тормыш шартлары белән бәйлеме? Әллә башка сәбәпләре дә бармы? Һәм, вакытында табибка мөрәҗәгать итмәгән очракта, неврология авырулары нинди хәвефле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? РФ сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның атказанган табибы, Чаллы шәһәре 6нчы шәһәр поликлиникасының югары категорияле неврологы Рушания Гаян кызы Сәгъдиева белән без шул хакта сөйләштек.

– Рушания Гаяновна, сүзне хатын-кызның иң зур борчуларыннан булган баш авыртудан башлыйк әле. Мин үзем, мисал өчен, атнасына ике-өч мәртәбә баш даруы эчәм...
– Димәк, сез инде күптән миңа килергә тиеш икән. Баш авырту очраклары аена 3-4 мәртәбәдән артып китсә – бу инде сигнал. Кабатлап әйтәм – атнасына түгел, аена! 

Баш авыртуның формасы үзгәрү дә борчылыр өчен сәбәп. Шул исәптән, аның кинәт көчәеп китүе дә. Баш авырту белән бергә куллар, аяклар ойый башларга мөмкин. Күз аллары томанланырга, әйберләр икеләнеп күренә башларга, күз күреме ачык булмаска... Күпчелек, кул астындагы даруларны эчеп, поликлиникага баруны иртәгәгә кадәр кичектерергә мөмкин. Әмма иртәгәне көтү бу очракта бик куркыныч, чөнки кан тамыры шартлап, башка кан саварга – «геморрагический» инсульт булырга мөмкин. Вакытында күрсәтелгән медицина ярдәме генә баш миен мондый «катастрофа»лардан саклап кала ала.

– Хәзер инсульт очраклары яшьләрдә дә еш була, диләр. Бу, чыннан да, шулаймы? 
– Әйе, 25-30 яшьләрдә дә очрый. 
– Инсультның болай «яшәрүе» нәрсә белән бәйле икән, Рушания Гаяновна? Хәрәкәт аз булу беләнме (яшьләрнең күбесе көнне компьютер каршында уздыра бит хәзер) яисә дөрес тукланмау беләнме?
– Яшәү рәвеше дә зур йогынты ясый, әлбәттә. Башка сәбәпләр дә бар. Нәселдәнлек, мәсәлән, стресслар, үз вакытында табибка мөрәҗәгать итмәү. Күптән түгел бер танышымның – 32 яшьлек ир-атның инсульттан кисәк үлеп киткәнен ишеттем. Кисәк булса да, билгесе булган аның – алдан атна буе башы авырткан. 
– Хәзер бик күп үлемнәрнең сәбәбен тромб өзелү белән бәйләп аңлаталар. Бу кан куерганнан була дип аңлыйбыз инде. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен кан сыегайта торган препаратлар эчәсеме? Һәм ниндиләрен? Минем, мисал өчен, 50-55 яшьтән соң көн саен чирек аспирин эчәргә кирәк дип ишеткән бар.
– Мин дә аспирин эчеп кенә яшәр идем дә ул. Аспиринны зыянсыз препарат дип әйтеп булмый шул. Ул инсульт, инфакт кичергән кешеләргә профилактик чара буларак кына киңәш ителә. Анда да табиб күзәтүе астында. Юкса, аспирин икенче бер җитди чир – язва китереп чыгарырга мөмкин. Аспиринны гына түгел, башка кан сыегайткыч даруларны да табибка бармыйча, анализлар тапшырмыйча, тикшеренмичә эчәргә ярамый.
– Ә нинди анализлар тапшырырга? Һәм, гомумән, неврологка барганда алдан ук анализлар тапшыру, тикшеренү кирәк буламы? 
– Гадәти кан анализын бирсәң ярый. Ул кандагы холестерин, гемоглобин, шикәр күләмен, организмда ялкынсыну булу-булмавын күрсәтә. Йөрәк тибешен тикшертү дә (ЭКГ) зыян итми. Йөрәк тибеше ритмы бозылу тромб куркынычы бар дигән сүз. 
Һәм тагын... Кайбер пациентлар неврологка килгәнче МРТ, КТлар үтәргә ашыга. Болар – кыйммәтле тикшеренүләр. Инде диагноз кую өчен МРТ һичшиксез кирәк була икән, бүген поликлиникаларның бушлай талон бирү мөмкинлеге дә бар. 
– Рушания Гаяновна, бүген неврология белән бәйле авыруларның кайсысы халыкны аеруча борчый дип уйлыйсыз? 
– Умыртка баганасы (позвоночник) белән бәйле проблемалар. Муен борылмау, кул күтәрелмәү, грыжалар...  
– Бу һаман шул активлык аз булу белән бәйлеме?
– Аның белән дә. Шул ук вакытта организмның картаюы да күпмедер роль уйнарга мөмкин. Һәм үзеңә, сәламәтлегеңә игътибар җитмәү дә. 

Дөрес, соңгы елларда пенсия яшендәгеләр арасында: «Көн саен гимнастика ясыйм, атнасына ике тапкыр бассейнда йөзәм, туклануны контрольдә тотам», – дип сөйләүчеләр арта бара. Бу бик уңай күренеш. Ә менә урта яшьтәгеләр (40-50 яшьлекләр) әле икешәр эшкә чабалар, балалар үстерәләр, аларның үзләрен карарга вакытлары булмый. Әгәр вакытында дәваланмасаң, умыртка баганасы белән бәйле проблемалар акрынлап хәрәкәтне чикләргә, координациянең бозылуына китерергә мөмкин. Ә бу – уен түгел.
– Без хәзер чагыштырмача тотрыксыз тормышта яшибез. Стресслар да күп, кайгы-хәсрәтләр, югалтулар да булырга мөмкин, Алла сакласын. Аннары инде йокысыз төннәр китә, елау-сыкраулар...
– Һәм депрессия... 
– Менә шул депрессия башлангач, ярдәм сорап неврологка мөрәҗәгать итәргә буламы? 
– Әлбәттә. Бик тирән депрессиялеләрне безнең психотерапевтка җибәрүебез дә мөмкин. Әмма үзебез дәвалаган очраклар да күп. 

Бервакыт «прием»га бер студент кыз килгән иде. Куркыныч дәрәҗәдә ябыккан. Институтын ташларга җыена. Мотивация (ягъни яшәү теләге) югалган дигән сүз инде бу. Дәваланганнан соң имтиханнарын да тапшырды, Аллага шөкер. Шәхси тормышын да рәткә салды. Бер елдан соң килеп рәхмәтләр укып китте. 
Депрессия – авыруның үзен дә, якыннарын да куркуга сала торган чир инде ул. Ләкин шулай да өметсезлеккә бирелергә ярамый. Авыру үзендә табибка килерлек көч таба икән, аңа, һичшиксез, ярдәм күрсәтеләчәк. 

– Рушания Гаяновна, сәламәтлеккә игътибарны арттырырга кирәк дип уйлаучылар эшне нидән башларга тиеш икән? 
– Диспансеризация үтүдән. Ул күп кенә чирләрне алдан кисәтергә ярдәм итә.

Әңгәмәдәш – Ризидә Гасыймова

Ризидә Гасыймова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек