Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Русиянең атказанган журналисты” исеме кертеләчәк

Президент Владимир Путинның киңкүләм матбугат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуында Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев хәзерге вакытта журналистларны "Атказанган мәдәният хезмәткәре" яисә "Атказанган элемтәче" дип бүләкләүләрен һөнәри чынбарлыкка туры килмәвен билгеләп үтте. Владимир Соловьев, шулай ук, "Русиянең атказанган журналисты" исемен булдыруны тәкъдим итте. "Бу тәкъдим бик нигезле...

Президент Владимир Путинның киңкүләм матбугат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуында Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев хәзерге вакытта журналистларны "Атказанган мәдәният хезмәткәре" яисә "Атказанган элемтәче" дип бүләкләүләрен һөнәри чынбарлыкка туры килмәвен билгеләп үтте.

Владимир Соловьев, шулай ук, "Русиянең атказанган журналисты" исемен булдыруны тәкъдим итте.
"Бу тәкъдим бик нигезле дип уйлыйм, ә нигә булдырмаска? Мин инде кереш сүземдә үк хәзер аның героик һөнәр икәнлеген әйттем. Бу - бик дәлилле. Мин шундый йөкләмәне Президент Хакимиятенә тапшырырмын", -- дип җавап бирде Владимир Путин.

http://kiziltan.ru/news/9319-rusiyane-atkazangan-zhurnalisty-iseme-kertelchk.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев