Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабагына карагыз!

Ананас - кыйммәтле җимеш, шуңа аны игътибар белән сайлап алырга кирәк. Ананасның сабагы - яшел төстә һәм каты, кабыгы тыгыз булырга тиеш. Кабыгы яшел төстә булу - өлгермәгән дигән сүз түгел. Кабыгында кара таплар булган ананасны сатып алмагыз, ул артык өлгергән һәм бозыла башлаган.

Ананасның бәясе сыйфатына бәйле. Кыйммәтле ананас өлгергәч җыелган була һәм кыска вакыт эчендә самолетта кайтарыла. Гадәттә өлгермәгән килеш җыелган һәм диңгез транспорты белән кайтарылган ананас арзанрак бәягә сатыла. Андыйлар, билгеле, юлда өлгерә. Шуңа да алардан хуш ис бөркелеп тормый.

Ананаска суккалап карагыз. Әгәр тонык тавыш чыкса, димәк, ул өлгергән, ә бушлыкка суккандагы кебек тавыш чыкса, димәк, ананас артык өлгергән һәм эче кибә башлаган. Өлгергән ананасның эче сары, ә өлгермәгәне аксыл төстә була. Киселмәгән ананасны бүлмә температурасында сакларга кирәк. Югыйсә, ул тәмен һәм хуш исен югалтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X