"Сабан туе - 2018": Яр Чаллыда узачак бәйрәм программасы
Татар халкының милли бәйрәме "Сабан туе - 2018" 23 июньдә Яр Чаллы шәһәренең ике мәйданында узачак: берсе – Яр буе паркы мәйданында, икенчесе – Ипподромда.
Бәйрәм итү һәм күңел ачу чаралары 10:00 сәгатьтә Яр буе паркы мәйданында башланып китә. Сабан туенаа килүчеләр «Әкият» һәм «Деревенька» кече мәйданнарында бәйрәм итә алачак. Барлык шәһәрдәшләр һәм шәһәр кунаклары өчен «Туган як бизәкләре» театральләштерелгән тамашасы оештырыла. Бәйрәмнең төп темасы – гомерлек кыйммәтләр, яхшылык һәм яшәүнең дәвамы, милли традицияләрне саклау. Шулай ук программада спорт ярышлары һәм күңелле уеннар оештырылачак. Сабан туеның күпләр өчен иң дулкынландыргыч вакыйгасы – милли көрәш 12:00 сәгатьтә башлана, абсолют батырны билгеләү һәм көрәшнең финал өлеше 17:00 сәгатьтә узачак.
Ат чабышлары буенча традицион ярышлар Ипподром мәйданында 11:00 сәгатьтә старт алачак. Биредә ат чабышларыннан тыш, бәйрәмгә килүчеләр уен-бәйгеләрдә катнаша, концерт номерларын күрә алачак.
Кич белән бәйрәм хөрмәтенә шәһәрнең һәм республиканың популяр артистлары чыгыш ясаячак. Чара 21:30 сәгатьтә һәр елдагыча, бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
http://nabchelny.ru/news/32269
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев