Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Сабан туе гүзәле–2016“

"Сабан туе гүзәле" бәйгесе шәһәребезгә генә хас бәйрәмнәрнең берсе. Чаллы хатын-кызлар ассоциациясе, шәһәр хакимияте белән берлектә, моннан 15 ел элек оештырган чараның төп максаты - татар телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерү, аларны киләчәк буыннарга тапшыру. Шунлыктан, конкурсантларга куелган төп таләпләрнең берсе - татар телен камил белү. Ләкин...

"Сабан туе гүзәле" бәйгесе шәһәребезгә генә хас бәйрәмнәрнең берсе. Чаллы хатын-кызлар ассоциациясе, шәһәр хакимияте белән берлектә, моннан 15 ел элек оештырган чараның төп максаты - татар телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерү, аларны киләчәк буыннарга тапшыру. Шунлыктан, конкурсантларга куелган төп таләпләрнең берсе - татар телен камил белү. Ләкин анда катнашырга теләгән кызларның күпчелеге бәйге нигезләмәсе белән таныш булмаган икән. Бәйгенең "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында узган сайлап алу турында катнашучыларның байтагы, кызганычка каршы, татар телендә сөйләшә дә алмадылар.

Сайлап алу турында 30 туташ катнашты. Алар арасында конкурс таләпләренә җавап биргәннәре дә, бәйгегә бер әзерлексез килгәннәре дә бар иде. Мәсәлән, 16 яшьлек мәктәп укучысының татар телен вата-җимерә сөйләвен тыңлап утыру залдагыларга да, жюри әгъзаларына да күңелле булмагандыр.

Икенче бер туташ исә, берничә тапкыр "мин чын татар кызы" дип кабатлады. Ләкин аның милли бәйгегә ярымшәрә чыгуы гына аңлашылып бетмәде.

Бәйгедә катнашучы кызларның күпчелеге үзенең иҗади осталыгын шигърият, бию, җыр аша белдерде. Кызлар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Равил Фәйзуллин шигырьләрен укыдылар. Гүзәл затларыбызның спорт белән дус булулары да мактаулы гамәл.

"Сабан туе гүзәле" бәйгесенең сайлап алу турына җитди әзерлек белән килүчеләр дә бар иде. Рузилә Бикова, Эльвира Гафурова, Гүзәл Җиһаншина, Диләфрүз Муллаянова, Миләүшә Разова, Гүзәл Хәкимуллина шундыйлардан. Бу кызлар туган телдә камил сөйләшәләр, җыр-биюгә дә осталар, киемнәре дә килешле, матур. Балаларын милләтебезнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап, үстереп, аны киләчәк буыннарга тапшырырлык итеп тәрбияләгән, кызларына матур исемнәр кушып, аларга һәрдаим ярдәм итүче ата-аналарга рәхмәт. Бу кызларның чыгышын карагач, күңелдә милләтебез яши икән әле дигән өмет чаткысы кабынды.

Катнашучылар үзләрен ничек кенә мин уңган, мин булдырам, дип мактасалар да, бәйге бәйге инде. Анда иң-иңнәр генә җиңә. "Болгар" бию театры директоры Рушания Кулакова җитәкчелегендәге жюрига иң лаеклыларын сайлап алу җиңел булмады. Финалга Румия Әхмәдуллина, Рузилә Бикова, Эльвира Гафурова, Алия Гатауллина, Фәнзилә Җәлилова, Юлия Зарипова, Гүзәл Җиһаншина, Диләфрүз Муллаянова, Миләүшә Разова, Лия Гарифуллина чыкты. Алар "Сабан туе гүзәле" исемен алу өчен Сара Садыйкова исемендәге концерт залында сәхнәсендә үзләрен төрле яктан күрсәтергә тиешләр. Җиңүче чит илгә туристик юллама белән бүләкләнәчәк.

Зөлфия ГАЛИМ

Регина Калчурина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев