Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабантуйда артистлар ничә сумга җырлый?

Тарифларны җырчылар үзләре әйтте.

Тиздән республикабыз район-шәһәрләрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туйлары башлана. Ул 8-9 июньдә авылларда һәм район үзәкләрендә, 15 июньдә Чаллыда, 23 июньдә Казанда уза. Сабантуен халык белән беррәттән артистлар да көтеп ала. Кемнәр, кайда җырлый, аларның чыгышы оештыручыларга ничә сумга төшә? 

Популяр җырчы Руслан Кираметдиновның концерт директоры Айдар Сәфәргалин: 
– Руслан 7 июньдә Минзәлә районы Дәвек авылында, 8 июньдә Балтач районы Янгул авылында, 9 июньдә Зәй районы Сармашбаш авылында, 23 июньдә Казан сабантуенда җырлый. Ул милләттәшләребез белән очрашуга ныклап әзерләнә, тере тавышка җырлый. Тамашачыларга хитка әверелгән җырларын да, яңаларын да тәкъдим итәчәк, – диде.
Җырчының Сабантуйларда чыгышы 100 меңнән башлап 150 мең сумга кадәр тора. Гадәттә авылларда яшәүчеләргә мондый бүләкне район хакимиятләре яисә шул төбәктән чыккан эшмәкәрләр ясый. 

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов 8 июньдә – Бөгелмәдә, 15 июньдә Чаллы Сабан туенда бер сәгатьлек программа тәкъдим итә. 
Гүзәл Уразова 9 июньдә Әлмәттә, 9 июньдә – Азнакайда, 15 июньдә Бардада федераль Сабан туенда җырлый. «Интертат» журналистына аның концерт директоры Руслан Нигъмәтуллин аның чыгышлары ничә сумга төшүен әйткән. «Бәяне ара ераклыгы, вакыты, урынына карап билгелибез. Бер сәгатьлек программа 450-500 мең сумнан башлап 1 миллионга кадәр», – дигән ул. 

Фирдүс Тямаевның Сабантуйларда чыгыш ясау бәясе – 400-600 мең сум. Ул Балык Бистәсе, Лаеш, Теләче, Алабуга, Саба районнарында җырлый. 
Яшь җырчы Гөлназ Асаева бәйрәм урынының ераклыгына карап 100-120 мең сум бәя куйган. Җырчының төркеме белән бер сәгатьлек чыгышы 150-170 мең сум тора. Үз аппаратурасы белән чыгыш ясаса, бәя 220 мең сумга җитә. 

«Инказан» сайты мәгълүматларына караганда, Айдар Галимов 14 кешелек төркем белән җырлаган өчен 300 мең сум акча сорый. 

Автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин район Сабан туйларында – 80 мең сумга, шәһәр Сабан туйларында 130 мең сумга эшли. Җырчы Саба районына, Самара өлкәсенә һәм Башкортостанга барырга җыена. 

Ильмира Нәгыймова төркеме белән 200 мең сумга җырлый. Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина бу атнада Чиләбе өлкәсендәге Сабантуенда катнаша. Ринас Әхмәтов 8 июньдә – кич, 9 июньдә көндез Тукай районы Биклән авылы Сабан туенда чыгыш ясый. Чаллы җырчылары Сабантуйларында ничә сумга эшләячәкләрен әйтүне кирәк дип тапмадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев