Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабантуйлар җитә, Сабантуйлар...

Күрше Тукай һәм Минзәлә районнарында Сабантуйлар 30 июньнән башлана, 1-2 июльләрдә дәвам итә. 30 июнь көнне Тукай районы Комсомолец поселогында һәм Минзәлә районы Урыс авылында милли бәйрәмне хозур кылырга була. 1 июльдә Тукайның күпчелек авылларында иртәнге 10-11 сәгатьләрдә Сабантуйлар була. Теләнче Тамакта, Бордыбашта 16.00 да бәйрәм башланып китә. Ә Сәет...

Күрше Тукай һәм Минзәлә районнарында Сабантуйлар 30 июньнән башлана, 1-2 июльләрдә дәвам итә.

30 июнь көнне Тукай районы Комсомолец поселогында һәм Минзәлә районы Урыс авылында милли бәйрәмне хозур кылырга була.

1 июльдә Тукайның күпчелек авылларында иртәнге 10-11 сәгатьләрдә Сабантуйлар була. Теләнче Тамакта, Бордыбашта 16.00 да бәйрәм башланып китә. Ә Сәет авылында 18.00 дә Сабантуен ачып җибәрәләр.Сәеткә быел да Уфадан Фидан Гафаров килеп үзенең җырларын бүләк итәчәк. Чаллының бар артистлары да биредә эшәлячәк. Соңыннан елдагыча солют була.

Яңа поселогында 1 се көнне 15.00 сәгатьтә Сабантуе гөрәячәк. Анда Чаллы артистлары концертын күрә алачаксыз.

Калмия авылында 2 июльдә сәгать 10.00 Альбина Апанаева җырлый икән. Аның белән тагы бер -ике Казан артисты килә.

Тукай районының үзәк Сабантуе 1 июльдә елдагыча Кызыл Байрак авылы эргәсендә була.

Минзәлә һәм Актаныш район Сабантуйлары 2 июльдә буласы билгеле.

Актаныш районы авылларында Сабантуйлар 1 июль көнне 10.00 да башлана. Кайбер авылларда 2 се көнне кич кичке Сабантуйлар да үтә.

Алабуга, Зәй, Түбән Кама районнарында Сабантуйлар 1-2 июль көннәрендә. Башта авылларда аннан район үзәкләрендә булачак.

Сабантуйларга рәхим итегез! Милли бәйрәмнәребез күңелле үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев