Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрә Салисә Гәрәевага туган авылында монумент куелды

Моның әле беркайда да булганы юк, шагыйрә исән чагында куелган стела авылга ямь биреп торачак, ди чарада катнашучылар.

Монумент ачу тантанасында Минзәлә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге  җитәкчесе Факил Сафин, Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова чыгыш ясады.

Шулай ук күренекле шагыйрә Салисә Гәрәевага 85 яшь тулу уңаеннан аның шигырьләренә язылган җырлардан әдәби-музыкаль кичә узды. Тулбай авылы мәдәният йортында үткән әлеге бәйрәмдә Салисә ханымның туганнары, авылдашлары, Чаллы шәһәреннән килгән бер төркем язучылар, Урыс гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, район администрациясе вәкилләре катнашты.

Салисә Гәрәева — шигърияттә үз-үзен тапкан, үз җирлеге, үзенә хас алымнары, шигъри табышлары булган шагыйрә. Әйтеп киткәнчә, Салисә ханым тумышы белән Минзәлә районы Тулбай авылыннан. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган. 1962 елдан Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. Башта балалар бакчасында тәрбияче, шәһәр китапханәсендә мөдир булып хезмәт куя. 1969дан 1980 елга кадәр радиотапшыру редакторы булып эшли. 1980 елдан Чиләбе өлкәсенең телерадиокомитетында редактор вазыйфасын башкара. Салисә ханымны Урал, Чиләбе өлкәсеннән татар тавышын Татарстаныбызга җиткергән кеше буларак беләләр. 

1991 елда Салисә Гәрәева Казанга кайта. “Татарстан хәбәрләре”, “Мәдәни җомга” газеталарында эшли. 1975 елдан Журналистлар, 1982 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Салисә Гәрәева хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Бүгенге көндә Минзәлә районында урнашкан картлар йөртында гомер кичерә. 

Салисә ханымга куелган стела Тулбай авылы эшмәкәрләрнең, авыл халкының үзара салым акчасы һәм авыл тормышына битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Мондый монумент беркайда да юк, шагыйрә исән чагында куелган стела авылга ямь биреп тора. Моның өчен Тулбай авылы халкына рәхмәт белдерелде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев