Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сагындырып искә төште яшь чаклар

«Шәһри Чаллы» газетасында «Эх, Чаллы пятачоклары!» дигән күңелле очрашулар булачагы турындагы игъланны укыгач аптырап киттем. Соң, ул пятачокларга йөргән кешеләр хәзер 65-70 яшьләрен тутырды, ә газета редакциясе коллективы яшьләрдән тора, кайдан уйлап тапканнар?

Хәер, алай дисәң, редакция үз укучыларының игътибарын җәлеп итү, үзара аралашып яшәү өчен моңа кадәр дә нинди генә кызыклы чаралар үткәрмәде. Газета чыгару гына түгел, коллективның үз укучылары белән күзгә-күз очрашасы, әнә шундый чаралар вакытында талантларын, шөгыльләрен күрәсе, теләкләрен, нәрсәләр, нинди темалар кызыксындыруын беләсе килә. Көндәлек басма дисәк тә, юкка гына газетаны бер көндә тарих язучы димиләр шул. Менә бит әле, яшь журналистларыбызга рәхмәт, безнең яшьлектәге пятачокларны эзләп тапканнар. Рәсми бәйрәм дә, календарьда билгеле көн дә түгел.
Җитмешенче еллар башында Кама буенда авыр йөк күтәрә торган автомобильләр заводына нигез салынгач һәм тап-такыр җирдә яңа шәһәр төзелеше башлангач, республиканың төрле районнарыннан яшьләр удар комсомол төзелешенә агыла башлады. Күпчелеге авыл җиреннән. Әлбәттә, авылларын, клубтагы кичке уеннарны сагыналар. Тора-бара яшьлек дәрте ташып торган егет-кызлар җаен таптылар – эш көненнән соң гармуннар белән тулай торак янындагы мәйданга җыела, рәхәтләнеп биеп-җырлап күңел ача башладылар. Шунысы әһәмиятле, кемнеңдер өстән кушуы буенча түгел, яшьләр үзләре оештырды ул пятачокларны. Төрле татар районнарыннан килгән егет-кызлар биредә күңел ачтылар, сөйгән ярларын таптылар, гаилә кордылар... Кама буенда шушы яшьләр кулы белән мәгърур ак кала, даны еракларга таралган КамАЗ заводы төзелде.

Пятачокта күңел ачкан, кичке мәктәпләрдә, шәһәрдә ачылган төрле уку йортларында белем алган яшьләр гаилә кордылар, бер тиен акча түләмичә бөтен уңайлыклары булган фатирлар алдылар, балалар үстерделәр.

– Сез пятачокларны хәтерлисезме? – дип сорыйм кәрәзле телефонга бәйрәм күренешләрен төшереп йөргән ханымнан.

 – Ии, хәтерләмәгән кая ул! Шулкадәр күңелле чаклар иде бит. Эштән кайткач тамак ялгап алабыз да ашкынып шул пятачокка киләбез. Гармун тавышы күңелне җилкендерә, эштә арыганнар онытыла, биибез рәхәтләнеп, – дип сөйләп китте Роза Хәлимова-Юсупова. – Мин үзем Мөслим районыннан, ПРЗда эшләдем. Актаныш егете белән шул пятачокта таныштык. Ике бала үстердек.

Сөйләп бетерде дә, ут өертеп, мәйдан уртасына ук биергә кереп китте.

– Без Гренада янындагы пятачокка йөрдек. Яшьләр шулкадәр тәртипле иде. Исереп йөрүчеләр булмады. Үзем Аксубайдан мин. Биредә Чүпрәле районы егете Наил белән таныштык, гаилә кордык. Гомере генә кыска булды. Бүген менә бирегә килгәч, күңел яралары кузгалды.

Минзәлә районы кызы Рәзинә Нуруллина да гомерлек юлдашын биредә тапкан. Үзе әйтмешли, Буа мишәре Шәүкәт Садыйков белән пятачокта танышкан. «Бик матур бии иде ул», – дип искә ала Рәзинә ханым. Быел балалары, туганнары белән бергәләшеп алтын туйларын бәйрәм иткәннәр. Пятачок аның күңелендә яшьлек елларының бер якты истәлеге булып саклана.

 – «Эх, Чаллы пятачоклары!»нда икенче тапкыр катнашуым. Узганында да бик күңелле булды. «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясенә мондый күңелле чаралар үткәргәне өчен рәхмәт. Газетага ел саен язылам. Көтеп алып укыйм, нинди генә темаларны күтәрмиләр! Кеше язмышлары, сәламәтлек, тормыш-көнкүреш темаларын яратам. Билгеле инде, шәһәр яңалыклары да кызыксындыра. Белмим инде, шушындый да матур шәһәрдә яшәп, аның хәлләрен сөйләп торучы газетаны укымыйча ничек яшәмәк кирәк. Пятачокка йөргән чакларны искә төшергәне, хатирәләрне яңартканы өчен дә бик рәхмәтле мин газетага, – ди Кукмарада туып-үскән Роза Галимова. 

Күңел сандыгында сакланган хатирәләргә чумып кайтыр юлга кузгалганда, нәкъ яшьлек елларындагы кебек, мәйдан гөр килеп калды...

Заһидә Нәбиуллина. 

Сүз уңаеннан, пятачоктан фотоларны моннан карый аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев