Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр паркында спортчылар үз осталыкларын күрсәттеләр - ФОТОЛАР

Шушы көннәрдә Чаллының Тукай яр буе паркында физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр. Әлеге чара ачык ишекләр көне форматында оештырылды.

Анда Чаллы халкы шәһәребездә эшләп килүче спорт мәктәпләренең эшчәнлеге белән танышты, мастер-классларда катнашты. Моннан тыш теләге булганнар урында ук спорт секцияләренә дә языла алды. Бәйрәмдә шәһәребезнең спорт мәктәбе хезмәткәрләре үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр. 

– Күркәм традициягә әйләнгән физкультурачылар көнендә без шәһәр паркларында үзебезнең осталыгыбызны күрсәтәбез. Моннан тыш Казаннан, Түбән Камадан да армспорт белән шөгыльләнүче спортчыларны көтәбез. Әлеге мәйданчыкны очрашу һәм танышу урыны дип тә әйтергә була. Теләге булган һәркем үзен кул көрәшендә сынап карый ала. Ә инде алга таба шөгыльләнергә теләге булганнарны, без үзебезнең «Витязь» спорт мәктәбенә чакырып калабыз, – дип сөйләде чарада катнашучы, армспорт буенча тренер Илдар Фәесханов. 

Чара барышында шәһәребезгә Новосибирктан күченеп кайткан Евгений Пименев белән дә әңгәмә корып алдым. Ул да армспорт белән кызыксына икән. 

– Чаллыга килеп төпләнүебезгә әле берничә генә атна узды. Биредә яши башлавыбызга чиксез шатбыз. Себер белән чагыштырганда бик рәхәт, җылы. Үзем күп еллар дәвамында пауэрлифтинг, гер спорты белән мавыктым. Әмма тезләрем авырту сәбәпле, ныклап шөгыльләнә алмадым. Армспорт белән быел Казахстанга баргач кызыксынып киттем. Анда халыкның күпчелеге әлеге спорт төрен үз итә. Чаллыга күченеп кайткач та биредәге спорт мәктәпләре белән таныша башладым. Берсендә тренажер залына баргач, миңа «Витязь» спорт мәктәбе турында сөйләделәр. Шуннан монда килеп эләктем. Сентябрьдән улым белән бергәләшеп ныклап, армспорт белән шөгыльләнә башларга уйлыйбыз, – дип сөйләде Евгений.

 

Армспорт белән шөгыльләнүчеләр арасында гүзәл затларыбыз да бар. Сер түгел, күпләр бу спорт төре хатын-кызлар өчен түгел дигән фикердә. Әмма бәйрәм барышында мин моның киресенә инандым. Тукай яр буе паркының бер мәйданчыгында кызлар кызып-кызып кул көрәштерәләр иде. Аларның берсе, Россия чемпионы, күп кенә ярышлар җиңүчесе һәм призеры Рената Фәесханова белән аралашып алдым.

– Минем спортчы буларак үсүемдә һәм җиңүләремдә әтиемнең роле зур булды. Армспортка да ул алып килде. Кул көрәштерә башлаганчы, 10 ел дәвамында фигуралы шуу белән шөгыльләндем, бик күп титуллар яуладым. Боздан киткәч ниндидер бушлык барлыкка килде... Әти шунда: «Әйдә, спорт мәктәбенә кил!» – дип, чакырды. Дөресен әйтәм, армспортка башта бик игътибар итмәдем, хәтта ошамый да иде. Әмма ярышлар турында ишеткәч, «янып» киттем. Шулай итеп, 14 яшьтән башлап, армспорт дөньясына кереп чумдым. Россия чемпионатына барып, җиңү яуладым. Үзем өчен зур этәргеч булды бу, шуннан Дөнья беренчелегенә әзерләнә башладым. Әмма дөньядагы хәлләр аркасында, чемпионат булмыйча калды. Тик моңа карамастан, тренировкаларны туктатмадым. Ярышлар алдыннан залда атнасына 6 көн рәттән шөгыльләнәм. Гади тренировкаларга килгәндә, атнасына 3-4 тапкыр залда күнекмәләр алам. Армспорт миңа бик күп дуслар да бүләк итте. Алар минем өчен чын мотиваторлар булып тора, – дип сөйләде 41нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы, кул көрәше буенча чемпионка Рената Фәесханова. 

Шәһәребездә армрестлингка гаиләләре белән мөкиббән китүчеләр дә бар икән.

– Мин баштан баскетбол белән мавыктым, аннары әти мине кул көрәшенә алып килде. Яшем кечкенә булуына карамастан, ул вакытта 11 яшь иде, мине «Витязь» спорт мәктәбенә алдылар. Тренировкаларны көтеп алам, бу спорт төрен бик яратам. Быел мәктәптә беренче сменада укый башлыйм. Тренировкаларга вакытында килеп йөриячәкмен һәм барысына да җитешәчәкмен. Икенче сменада укыганда авырга туры килә иде. Атнасына 3 көн шөгыльләнәм, үземнең көчемне шәһәркүләм ярышларда гына түгел, республикакүләм чараларда да сынап караганым бар, – ди 13 яшьлек Роберт Шакиров.

Безнең сүзгә аның әтисе Сергей Шакиров та кушылды. 

– Робертны тренировкаларга алып килгәч, коридорда көтеп утыра идем. Ә нишләп әле вакытны әрәмгә уздырырга дип уйладым да, үзем дә залга кереп, кул көрәштерә башладым. Бу елдан исә үземнең дә ярышларда катнашырга теләгем бар, – ди ул. 

«Витязь» спорт мәктәбеннән кала, бәйрәмдә тагын «Яр Чаллы», «Дельфин» һәм башка мәктәп вәкилләре дә бар иде. Алар шәһәрдәшләргә авыр һәм җиңел атлетика, велоспорт, фехтование, тхэквондо, татарча милли көрәш, спорт бал биюләре буенча да үз осталыклырын күрсәттеләр.

Чарада теләгән секциягә язылырга, сайлап алган спорт төре буенча тренерларга үз сорауларыңны бирергә дә мөмкин иде. 

– Мин бу чара турында интернеттан укып белдем. Кызыма хәзер 7 яшь. Ул синхрон йөзү белән кызыксына. Бәлки шунда бирербез. Бөтен нечкәлекләрен дә ачыкларга дип килдем. Биредә бик күп мәгълүмат тупларга була, җитмәсә егетләр һәм кызлар үзләре үк шөгыльләнеп тә күрсәтәләр. Мондый чаралар күбрәк булсын иде. Безгә, бер белмәгән кешеләргә, болар хакында күбрәк сөйләсеннәр иде, – дип үз теләкләрен җиткерде Асия Мардегалләмова.

   

Шулай, спорт – ул тормышыбызның аерылгысыз өлеше. Кышын чаңгыга басарга, җәен йөгерергә, ялларда гаилә белән спорт белән шөгыльләнеп алырга вакыт табарга кирәк. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Спорт – модада, ул хәзер тренд. Уңышка ирешү өчен дә күңел белән яшь булырга һәм актив тормыш алып бару зарур. Спортны яраткан кеше генә үз-үзенә ышанучан һәм җитез була ала.

Гөлия Ибатуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев