Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Шәһри Чаллы” журналистлары йолдызлы дуэт белән авыз ачты

«Кафебыз ачылган чорда, бик авырга туры килде. Официант та булдык, савыт-саба да, идән дә юдык», - ди каләм осталарын кунак иткән Артур Маузер һәм Лия Шәмсина.

Изге Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә дә аяк бастык. Бу чорда дин кардәшләребез гыйбадәтләрен, игелекле гамәлләрен тагы да арттыра, көчәйтә төшә. Елга бер генә килүче бу затлы кунакка кадер-хөрмәт күрсәтеп, аның әҗер-савапларын җыеп калырга омтыла. Шөкер, бар дөньяны өркетеп торган зәһәр авыру артка чигенү сәбәпле, хәзер инде Рамазаныбыз бернинди чикләүләрсез үтә. Мәчетләребездә җәмәгать белән тәравих намазлары укыла, көн буе Аллаһ ризалыгы өчен ашау-эчүдән тыелган кардәшләребез хөрмәтенә ифтар мәҗлесләре оештырыла. 

Җәмәгать белән намазга бастык

Әнә шул күркәм кичәләрнең берсенә быел безне – халкыбызга милли тәрбия бирү өлкәсендә армый-талмый хезмәт куючы «Шәһри Чаллы» коллективын да дәштеләр. Без исә анда ислам диненең никадәр матур, никадәр тыйнак һәм шул ук вакытта никадәр көчле икәненә тагын бер кат инанып кайттык. 

Матур дип әйтүем купшы сүз өчен генә түгел. Ифтар кичәбез шәһәребезнең иң үзенчәлекле, архитектура дизайны белән бер караштан үзенә әсир итүче «Чаллы Яр» мәчетендә башланып китте. Моннан өч ел элек шәһәребезнең Орловка бистәсендә сафка баскан иман йорты хай-тек стилендәге бизәлеше белән генә түгел, ә биредә халкыбызга ислам тәгълиматларын ирештерүче дин әһелләре белән дә күркәм булып чыкты. Ишек төбеннән үк нурлы йөз, ягымлы караш һәм күркәм тыйнаклык белән каршы алган мәчет хезмәткәрләре бездә әнә шундый фикер калдырды. Динебезнең асылы да бит шунда: тышкы һәм эчке матурлыкның тәңгәллегенә ирешеп, бернинди риясыз, Аллаһ ризалыгы өчен гамәл-гыйбадәтләр кылуда. 

Кичәбездән читкәрәк китеп булса да әйтим, гыйбадәтләрне җиренә җиткереп башкару өчен мәчеттә бар уңайлыклар дә булдырылган. Бирегә хәтта физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез дә килеп намаз укый ала. Аларга җиңел булсын өчен бинага керү юлында бер баскыч та куелмаган. Урамдагы тротуар белән төп намаз залы да бер биеклектә ясалган. Моннан тыш, иман йортында уку-укыту сыйныфлары да, чаралар үткәрү өчен аерым бүлмәләр дә каралган. Гомуми мәйданы 450 кв метрны тәшкил иткән бинада берьюлы 250 кеше гыйбадәт кыла ала.

Ахшам вакыты керүен хәбәр итеп азан яңгырагач, хөрмә һәм су белән җәһәт кенә авыз ачып, без дә фарыз гыйбадәтне үтәргә, намаз сафына бастык. Хатын-кыз хезмәттәшләребез аерым бүлеп алынган бүлмәдә сәҗдәгә китсә, без исә, ир-атлар, төп залда Аллаһка якынайдык. 

Үзем, күптән ислам кануннары белән яшәүче буларак, намазымны калдырмаска тырышам, хезмәттәшебез Зөлфәт абый исә бу кичтә тәүге тапкыр рөкүгъ һәм сәҗдәгә китте. Буыннарының сызлавы да, гәүдә авырлыгы да Раббыбыззга баш ияргә комачауламады аңа. Җәмәгатькә ияреп үз гомерендә беренче тапкыр намаз хәрәкәтләрен башкарды ул.

Язмам башында телгә алган динебезнең көче нәкъ менә шунда чагыла да инде! Бернинди мәҗбүриләүсез һәм авырлыкларсыз Аллаһка якынайта да куя ул ислам дине. Юкка гына хәзрәтләребез намаз укымаган, ураза тотмаган кардәшләребезне дә мәчет һәм ифтарларга чакыруны тыймый бит. «Иман орлыклары нәкъ менә шундый чараларда күңел түренә үтеп кереп, соңрак шытып чәчәк ата ала», – дип искәртә алар. Бирсен Аллаһ, һәркайсыбызга да иманлы һәм хәерле гомерләр генә кичерергә насыйп әйләсен. Намаз соңында Аллаһка дога белән мөрәҗәгать иткәндә дә иреннәребез әнә шул изге теләкне кабатлады. 

Йолдызлы дуэт белән авыз ачтык

Тиешле гыйбадәтләрен үтәп бетергәч, мәчет әһелләре безне янәшәдә генә урнашкан «Чорсу» кафесына табын артына дәште. Биредә исә безне эстрадабызда гына түгел, ә инде эшмәкәрлек өлкәсендә дә үз урыннарын табып өлгергән йолдызларыбыз Артур Гыйниятуллин белән Лия Шәмсина каршы алды. Мәгълүм булганча, моннан өч ел элек алар, үз тырышлыклары белән, әлеге күркәм урынга нигез сала. Шул рәвешле яшь парлар шәһәрдәшләребезне авыз ачу мәҗлесләрендә генә түгел, ә ел әйләнәсе сыйфатлы һәм хәләл ашлары белән куандырып тора. Бу гына да түгел, вакытлары тыгыз булуга карамастан, алар һәр Рамазанны биредә, ифтар кунаклары янында үткәрергә тырыша. Бераз сый-нигъмәтләрдән авыз итеп, хушланып алганнан соң без саксофонын вакытлыча сөлгегә алыштырган талантлы шәһәрдәшебез белән аралашып алырга булдык.

«Без инде биредә өченче рамазаныбызны каршылыйбыз. Билгеле,  баштагы чорда, кафебыз ачылган чорда, бик авырга туры килде. Бал кортлары кебек барысын да үзебез кайгырттык: официант та булдык, савыт-саба, идән дә юдык һәм хәтта ашарга да пешердек. Шөкер, быел инде үз командабызны тупладык. Ризыкларыбызны да хәзер Үзбәкстаннан килгән махсус пешекче әзерли. Җилдән җитез ярдәмчеләребез дә бар», – дип сөенече белән уртаклашты Артур. 

Шәһәрдәшебездән хәләл бизнеска ни рәвешле кереп китүе белән дә кызыксындык. 

«Инде хәбәрдарсыздыр, Чаллыга кайтканчы мин фарсы култыгына сыенып чәчәк аткан Дубай каласында яшәдем. Анда мин саксофончы буларак төрле күңел ачу үзәкләрендә чыгыш ясадым. Тик әтиебезнең вакытсыз арабыздан китүе нәтиҗәсендә янәдән туган җиремә кайтырга карар кылдым. Ир-ат буларак, әниемә, туганнарыма терәк булырга теләдем. Биредә инде, белгәнегезчә, язмышым мине Лия белән дә кавыштырды. Без аның белән гаилә корып, чыгышларымнан тупланган акчага хәләл эшебезне башлап җибәрергә булдык», – дип сүзен дәвам итте шәһәрдәшебез. 

Аралашуыбыз барышында, Артур эшен генә түгел, ә тормышын да ислам кануннары буенча алып баруын, намазга басуын әйтте. 

«Динебез миңа әтиемнең үлемен дә ир-атларча күркәм сабырлык белән кабул итәргә ярдәм итте. Аның вафатына ярты ел кала ислам белән ныклып кызыксына башлаган идем. Күрәсең, Аллаһ мине шулай зур сынауга алдан әзерләгән. Шул чакта иманымны ныгытмаган булсам, бу авырлыклардан, бәлкем, юлдан да тайпылган булыр идем. Шөкер, шәригать кануннары буенча яши башлагач бар да җайга салынды. Күңелемдә дә, тормышымда да тәртип урнашты», – дип эч серләрен бушатты кардәшебез. 

Әйе, иманлы бәндәләргә, хәерле гамәлләргә Раббыбыз да һәрвакыт юлларын ачып, күрсәтеп тора ул. Ураза Гаете көнне яшь гаилә шәһәребезнең «Арзан» сәүдә үзәгендә дә тагын бер хәләл кафе ачарга җыенуын әйтте. «Анда да табыннарыгыз бүгенгедәй мул һәм тулы булсын, хәләл ризыклардан авыз итәргә теләүчеләрнең исәбе-хисабы булмасын берүк», – дип Артур белән Лиягә изге теләкләребезне ирештердек.  

Ифтар мәҗлесенең асылына төшендек

Кичәбез дәвамында без, «Шәһри Чаллы» журналистларына, шундый күркәм ифтар табыны оештыруда ярдәм күрсәткән «Чаллы Яр» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров белән дә аралашып алдык. Дин әһеле сүзләренә караганда, Аллаһның ризалыгына өмет итеп, кардәшләребез өчен авыз ачу чаралары оештыручылар елдан-ел арта гына бара. Мисал өчен, биредә Рамазанга ике атна кала инде ифтарлар үткәрү өчен урыннарны алып бетергәннәр. Билгеле, бу бик күркәм күренеш. Димәк, халкыбыз иманга, изге гамәлләр кылуга тартыла.

Бу гына да түгел, кайбер җирлекләрдә ифтарларны хәзер яшьләрне дә җәлеп  итәрлек итеп, заманча форматта оештыру күренешләре дә күзәтелә. Хәзрәт сүзләренчә, биредә иң мөһиме чама хисен югалтмаска кирәк. «Дини чаралар шәригать кысаларыннан читкә чыкмаска тиеш. Ифтарларыбызны кемне дә булса гаҗәпләндерү, күңел ачу өчен түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен үткәрү шарт. Бу әлеге чараның асылы булып тора», – диде Илдар хәзрәт. 

Әйе, җиренә җиткереп, изге ният белән башкарганда бу гамәлне кылу үтә дә хәерле санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә бер хәдис-шәрифендә: «Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган кешеләрнең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла», – дигән бит. Моны истә тотып, мөмкинлеге булган һәркем әлеге изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләрен үткәрүгә үз өлешен кертеп, бетмәс-төкәнмәс савапка ирешә ала. Тик бу гамәлне уразабызның соңгы көне 20 апрельгә кадәр башкарып өлгерү шарт. 21е инде бар мөселман өммәте ислам дөньясында ике зур бәйрәмнең берсе – Ураза Гаетен билгеләп үтәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай