Сак бул, тоткын шалтырата!
Быелдан башлап Татарстанның 19 нчы төзәтү колониясендә маринадланган яшелчәләр, консервланган ризыклар җитештерәчәкләр. Ул гына да түгел, рәшәткә артында утыручылар көче белән җыелган уңышны якын киләчәктә республика базарларында да очратырга мөмкин булачак. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шундый тәкъдим белән чыкты.
Узган ел төзәтү учреждениеләре үзләрен ит, сөт, он белән тулысынча, яшелчәләр белән өчтән ике өлеш исәбендә тәэмин иткән. Яңа төр туклану ризыклары да җитештерелә башлаган. Бу юнәлештә аларга үз ихтыяҗларын тәэмин итеп кенә калмыйча, продукцияне сатуга да чыгарырга мөмкин", - диде ул утырышта. Сатуга чыгарыйм дисәң, товары җитәрлек үзе. Республиканың төзәтү колонияләре аңа кытлык кичерми. Идарә башлыгы Дәүфит Хәмәдишин сүзләренә караганда, узган ел республиканың төзәтү урыннарында җитештерелгән продукция күләме 50,4 миллион сумга артып, 869 миллион сумга җиткән. Тик эш әлеге продукцияне урнаштыру мәсьәләсенә җиткәч кенә, көймә комга терәлә.
Мисал өчен, узган ел идарә республика министрлыклары белән нибары 70 миллион сумлык товар сату турында гына килешү төзегән. Дәүфит Хәмәдишин, форсаттан файдаланып, хөкүмәттән бу мәсьәләдә ярдәм итүләрен сорады. "Җинаять-төзәтү системасындагы җитештерү эше үзгәрәк булу аркасында, без башка җитештерүчеләр белән көндәшлек итә алмыйбыз. Рәшәткә артында утыручылар хезмәте белән алып барылган җитештерүгә законлы рәвештә ташламалар булмау эшне тагын да катлауландыра. Инвестор һәм бизнес-оешмалар хөкем ителүчеләр өчен эш урыннары булдырырга атлыгып тормый", - диде идарә башлыгы.
Моңа колонияләрдәге күп кенә җитештерү җиһазларының искерүе дә аяк чала. Бүген аларның яртысыннан артыгы сафтан чыгып бара. Металл эшкәртү җиһазларының, мәсәлән, 70 проценты таушалган. Хәмәдишин 2 нче номерлы төзәтү колониясендәге чуен эшләнмәләр җитештерү цехы эшчәнлегенә кагылышлы тәкъдимнәре булуын да искәртте. Тик монда да дәүләт ярдәменнән башка булмый, ди ул. "Аңа кирәкле өстәмә җиһаз уртача 15 миллион сумга төшә. Тик 2 нче һәм 5 нче төзәтү колонияләрендә җитештерелгән металл эшләнмәләре базардагы башка җитештерүчеләр белән көндәшлек итә ала", - дип ышандыра ул. Берочтан Хәмәдишин әлеге төзәтү оешмаларының бүген салымнар буенча 58 миллион сумнан артык бурычы булуын да телгә алды. Берсенең эше инде судка кадәр үк барып җитән.
Елның-елында коллегия утырышында күтәрелә торган тагын бер мәсьәлә быел да актуальлеген югалтмаган булып чыкты. Ничә ел рәттән, республиканың тикшерү изоляторлары шыплап тулган, тоткыннарга урын җитми, дигән сүзне утырышта тагын бер кат ишетергә туры килде. Бүген биредә көн күрүчеләр саны тиешле нормадан 15 процентка артык. Шуңа күрә идарәдәгеләр яңа тикшерү изоляторы төзелгәнне түземсезлек белән көтә. Аны кайчанга кадәр көтәргә икәне генә билгесез. Дөрес, яңа изоляторның төзелеше "2017 - 2025 елларда җинаять-төзәтү системасын үстерү" федераль максатчан программа проектына кертелгән үзе. Әлегә яңа изолятор төзү якынча 2 миллиард сумга төшәчәк дип фаразлана.
Утырыш дәвамында җәзаларны үтәтү тармагының шактый авырткан урыннарына төртеп күрсәтелсә дә, Дәүфит Хәмәдишин чыгышын позитив рухта тәмамларга ашыкты. Чыгышны игътибар белән тыңлап утырган Илдар Халиков та, идарә башлыгы сүзләрен куәтләп: "Татарстанның җинаять-җәза системасы өчен узган елның гадәттән тыш хәлләрсез узуы идарә эшчәнлегенә төп бәя булып тора", - диде ул. Гадәттән тыш хәл дигәндә, төрмәдән качулар, төрле тәртипсезлекләр, кешене тотак итеп алу очраклары булмауны күздә тотулары. Тоткыннарның кулга кесә телефоны алып, рәшәткәнең теге ягында яшәүчеләрнең башын әйләндереп ятулары бу исемлеккә керми, күрәсең. Хәмәдишин сүзләренә караганда, бер ел эчендә тоткыннардан 4,5 мең кесә телефоны алынган. "Аларны бирегә, нигездә, койма аша ыргыту юлы белән кертәләр", - ди ул.
Динә Шәкүрова https://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев