Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 600дан артык кешене талпан тешләгән

Куркыныч чир эләктереп, бәхетсезлеккә юлыкмас өчен вакцина ясатырга кирәк.

Роспотребнадзорның Чаллы бүлеге мәгълүматларына караганда шәһәрдә бу сезонда 600дән артык талпан кадалу очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең өчтән бере – балалар.

Шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенең дәвалау мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әглямова әйтүенчә,  Чаллыда һәм Тукай районында  талпан инфекциясенең 5 төре актуаль, алар арасында иң куркынычлары –энцефалит һәм боррелиоз. Тукай районы талпаннары Удмуртия һәм Башкортстандыгыларга караганда куркынычрак.  «Бу республикаларда талпан кадалудан соң кешеләрне дәвалау катлаулырак, – диде матбугат конференциясендә Татьяна Әгъләмова. – Ел дәвамында йогышлы авырулар хастаханәсендә әлге төбәкләрдән килгән ике авыруны дәваладык. Баш һәм муен тирәсен урман бөте тешләсә бик куркыныч, бу турыдан-туры үзәк нерв системасына зыян сала. Инфекция эләктерү ихтималы да көчле. Талпаннар май-июнь, сентябрь-октябрь айларында аеруча актив булалар. Быел яз яңгырлы булды, үләннәр биек булып үсте. Бу бөҗәкләр өчен уңайлы, андый җирләрне алар бик ярата икән. Куркыныч чир эләктереп, бәхетсезлеккә юлыкмас өчен вакцина ясатырга кирәк. Талпан энцефалитыннан вакцинаны балага 6 ай вакытта ук ясыйлар. Зурлар исә көз көне, аннары 3 айдан соң, ә бер елдан соң ревакцина ясатырга тиешләр».

Табигатьне яратучылар исә, сәяхәткә барырга ике атна калгач прививка ясатсалар яхшы. Табиб әйтүенчә, талпанның тәндә йөрүе, шулай ук кайнатылмаган кәҗә сөте эчү дә зарарланырга китерергә мөмкин. Ул эт, мәчеләрне махсус препаратлар белән зарарсызландырырга киңәш итте. Ә инде сезне талпан тешләсә, аңа перчаткасыз тотынырга, сытарга ярамый, кичекмәстән шифаханәгә яисә травматалогия үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә талпанны үтермичә, йогышлы авырулар хастаханәсендәге лабораториягә илтегез. Болай иткәндә вакытында дөрес диагноз куеп дәвалау уңай нәтиҗә бирәчәк.

Фото: porodisobak.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев