Сак булыгыз: тычкан бизгәге!
Аны гадәттә табигатьтә һәм бакча участокларында эләктерәләр.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) гади сүз белән «тычкан бизгәге» йоктыруның иң куркыныч вакыты җитте. Аны гадәттә табигатьтә һәм бакча участокларында эләктерәләр. Бүген әлеге куркыныч чиргә каршы профилактик чаралар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында Линуза Ганиева исемендәге 4нче поликлиниканың медицина профилактика бүлеге мөдире, табиб Людмила Вастуркова сөйләде.
Табиб әйтүенчә, инфекцияне урман тычканнары тарата. Авыру хроник бөер җитешсезлеге, пиелонефрит үсеше, йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан кискен ялкынсыну, шулай ук эчке органнарга кан саву кебек геморрагик тайпылышлар белән куркыныч.
«Геморрагик бизгәкне, безнең күзәтүләрдән күренгәнчә хатын-кызлар җиңел кичерә, әмма ир-атлар ешрак авырый. Йоктыру юллары берничә: һава-тузан, фекаль-ораль (кимерүчеләр орынган продуктларны азык итеп куллану) һәм контактлы», – ди табиб. Авыруны йоктырганнан соң беренче билгеләр күренгәнчегә кадәр бер атна чамасы вакыт уза, дип санала. Әлеге чирнең билгеләре ОРЗ белән охшаш: температура күтәрелү, күз кызару. Якынча өченче көнгә бил һәм мускулларда авырта башлый. Инкубация чоры бер айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Шуңа күрә профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк.
«Авыруны профилактика һәм кимерүчеләр белән көрәш чаралары ярдәмендә булдырмый калырга мөмкин. Мәсәлән, бакча өйләрен җыештырганда битлек һәм перчатка кияргә кирәк. Идәнне, диварларны хлорлы матдәләр кулланып, юып чыгарырга кирәк, чөнки кипкән экскрементларда тузан белән күтәрелә һәм сулыш юлларына үтеп керә торган вирус урнашкан була. Шәһәр читендә җир эшләрен дә перчатка киеп башкарырга кирәк. Территориядә кимерүчеләрнең яшәү һәм үтеп керү өчен шартларын булдырмау максатында сезонга бер тапкыр дератизация ясатырга кирәк», – ди Людмила Николаевна.
Кышка калдырылган азык-төлек продуктларына аерым игътибар бирергә кирәк. Аларның инде кимерүчеләрнең игътибар объекты булулары да ихтимал, шуңа күрә аларны кулланмау яхшырак.
Авыруның беренче билгеләре күренүгә, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки «тычкан бизгәге» авыруы башланганда ятып торырга һәм даими медицина күзәтүе астында булырга кирәк.
Зөлфия Исләйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев