Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз!

5 декабрьгә кадәр Татарстан территориясендә Атлантика циклоны хакимлек итәчәк. Шул сәбәпле, һава торышы шартлары сизелерлек начарлану көтелә. Татарстан синоптиклары көчле буран һәм юлларда кар көртләре барлыкка килүне фаразлый. Термометр баганалары төнлә һәм иртән 17-22, урыны белән 25 градус салкынны күрсәтәчәк. Көндез 12-17 градус салкын булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит...

5 декабрьгә кадәр Татарстан территориясендә Атлантика циклоны хакимлек итәчәк. Шул сәбәпле, һава торышы шартлары сизелерлек начарлану көтелә. Татарстан синоптиклары көчле буран һәм юлларда кар көртләре барлыкка килүне фаразлый. Термометр баганалары төнлә һәм иртән 17-22, урыны белән 25 градус салкынны күрсәтәчәк. Көндез 12-17 градус салкын булачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге пәнҗешәмбе, 4 декабрьдә көчле кар явачак, шулай ук күз күреме начарланып һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга җитүче көчле җил белән бураннар дип фаразлый. Җомга, 5 декабрьдә Татарстанда циклонның үзәк һәм тыл өлеше йогынтысы астында, кар, урыны белән буран, көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил, юлларда кар көртләре саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X