Шəhри Чаллы

Сак булыгыз, мошенниклар!

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, кызганычка каршы, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора. Агымдагы елның алты ай эчендә генә дә шундый 224 җинаять очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч якынча 60% арткан. Шәһәребезнең эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Артур Муллин әйтүенчә, мошенниклык гамәлләре күбесенчә кесә...

2016 елның беренче яртыеллыгында кесә телефоны ярдәмендә 125 мошенниклык гамәле теркәлгән. Бүгенге көнгә аларның 36 сы ачыкланган.

- Элек мошенниклар корбаннарына төнлә яки иртүк шалтырата иделәр. Чөнки йокыаралаш вакытта кеше начар фикер йөртә, әйткән сүзләргә тиз ышана. Хәзер исә алар тәүлекнең теләсе кайсы вакытында төп башыңа утыртырга мөмкин, - ди Артур Муллин.

Мошенниклар, гадәттә, юл-траспорт һәлакәтләре уйдырмалары белән куркытар. "Сезнең улыгыз авария сәбәпчесе булды. Проблеманы урында гына хәл итү өчен билгеле бер күләмдә акча җибәрегез", - дип шалтырата алар. Ата-аналар исә, балаларына шалтырату урынына, әйтелгән акчаны алып банкомат янына чаба.

- Хәтта, шундый кызыклы бер очрак булды - мошенниклар кызы гына булган бер шәһәрдәшебезгә: "Сезнең улыгыз юл-транспорт һәлакәте ясады", - дип шалтыраталар. Тик улы булмавын ул, барлык акчаларын алып, баскычтан төшеп барганда гына абайлап ала. Шуңа да мондый очракларда "кайнар баштан" бернәрсә дә эшләмәгез. Иң элек якыннарыгызга шалтыратып барысын да ачыклагыз", - дип киңәш иттәләр эчке эшләр идарәсендә.

Соңгы вакытта банк карталарына бәйле смс-хәбәрләр ярдәмендә алдау очраклары арта башлады. "Картагыз вакытлыча гамәлдән чыккан. Белешмә алу өчен шул-шул номерга шалтыратыгыз" дигән хәбәр җибәрәләр. Кеше, банкның үзенә шалтыратмыйча, күрсәтелгән номерны җыя. Нәтиҗәдә, карточкада булган барлык акчасыннан колак кага.

- Беркайчан да андый номерларга шалтырата күрмәгез! Иң элек, банкның үзенә барыгыз. Анда карта турында төгәл мәгълүмат бирерләр. Гомумән, шикле, билгесез телефон номерларыннан килгән интернет сылтамаларга һәм смсларга ышанмагыз! Аларны алу белән үк бетерсәгез дә була, - ди Артур Муллин.

Шулай ук билгесез туганнардан васыяткә калган байлык вәгъдә итеп яки зур сумма оту турында язучылар да бар. Имештер, бер банкта сезгә дигән акча саклана. Аны алыр өчен, номерга (салымга китәсе яки башка төрле сылтау белән) билгеле бер сумманы күчерергә кирәклеге турында әйтелә. Кеше, һавадан төшкән байлыкка шатланып, соралган сумманы күчерә. Мәсәлән,бер шәһәрдәшебез шулай йөз мең сум алам дип, икеләтә артык сумманы мошенникларга күчерә. Нәтиҗәдә, бернәрсәсез кала.

Мошенниклар ятмәсенә интернет челтәрендә дә эләгергә мөмкин. 2016 елның алты ае эчендә Чаллыда шундый 96 җинаять теркәлде. Гадәттә, мошенниклар бушлай белдерү бирү сайтлары аша акча үзләштерәләр.

- Кешеләр очсыз бәягә, матур фотоларга кызыгалар, - дип аңлатты Артур Муллин. - Кайбер очракларда алар, хәтта, сатучыларның исемнәрен дә сорамыйлар. Яки гомумән, интернет аша гына сөйләшүләр алып баралар. Бу бит уйламыйча эш итү! Акча күчергәнче товарны карага яки бер дә булмаса кеше белән очрашып сөйләшергә кирәк. Кыйммәтле әйбер сатып алганда аеруча да!

Мәсәлән, июль аенда гына да шундый сайтлар аша ике шәһәрдәшебез зыян күргән. Беренче очракта кеше 31500 сумга такталар сатып алуга сөйләшкән булган. Акчасын күчергән, әмма товарны ала алмаган. Икенче очратка машина моторын сатып алам, дип сатучыга 37 000 сум акча күчерәләр. Нәтиҗәдә, товар да юк, аны саткан кешедән дә җилләр искән.

Күрәзәчеләргә дә ышанып зур суммаларыннан колак кагучылар бар. Мәсьәлән, 43нче елгы шәһәрдәшебез рекламадан күреп "дәвалаучыларның" берсенә ярдәм сорап шалтырата. Алдан ук билгеле бер күләмдә акча да түли. Әлбәттә, дистанцион ярдәм бернинди уңай нәтиҗә дә бирми. Бераз вакыттан соң, күрәзәче эшләгән компаниядән шалтыратып ярдәмнең файдасы турында сорыйлар. "Нәтиҗәсе булмады" дигәч, аңа акчасын кайтарып бирергә ышандыралар. Тик моның өчен янә билгеле бер күләмдә акча сорыйлар. Беркатлы шәһәрдәшебез кабат алдана. Нәтиҗәсен әйтеп торасы да юк.

Кайбер очракларда шәһәрдәшләребезгә авырулардан ярдәм итә алардай кыйммәтле дарулар да тәкъдим итәләр. Чит ил препараты дип, гади һәм очсыз дарулар саталар. Кеше кайгысында акча эшләүчеләрнең йөрәкләре бар микән?!

- Мошенниклар кармагына, гадәттә, 40 яшьтән өлкәннәр, аеруча хатын-кызлар каба. Моны истә тотып, аларның балаларына, яшьләргә мөрәҗәгать итәсе килә: әти-әниләрегезне кайгыртып торыгыз. Алар күңелсез хәлләргә юлыкмасын өчен, мошенниклык гамәлләре турында даими сөйләгез. Өлкән кешене алдау әллә ни авыр түгел. Ярдәм итәм дип, алар соңгы акчаларын да бирергә мөмкиннәр. Шуңа да һәрчак уяу булып, акча мәсьәләсенә кагылышлы эшләрне сезнең белән киңәшләшеп эшләргә чакырыгыз. Гомумән, шикләндергән бәяләргә, язуларга ышанмагыз! Әйе, кайбер очракларда теге яки бу хәлгә очрау кешенең үз "табигатеннән" дә торырга мөмкиндер. Мәсәлән, финанслар пирамидаларыннан зыян күрүчеләрне тикшергәч, аларның бер пирамидада акча югалтуларына карамастан, икенчеләренә дә барулары ачыкланды. Әмма моңа карамастан, салкын акыл белән эш итәргә кирәк.

Чыннан да, яхшылык белән яманлык янәшә йөргән кебек, мошенниклык гамәлләре дә тормышыбызда еш очрый. Җиде кат үлчәп, бер кискән кебек, шикле акция, оешмаларга, кешеләргә, белдерүләргә ышанмагыз! Халык әйтмешли, бер тиенлек файда урынына, өч тиенлек зыян алуыгыз бар.

Альбина ЗАРипОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: