Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз! Талпан “ауга чыга”

Табигатьтә талпаннар активлашкан чор. Әлеге бөҗәкләр бик тә яман энцефалит авыруын таратучылар булып тора. Ул тешләгән урын аша, сирәгрәк ризык аша (талпан энцефалиты йоктырган кәҗә һәм сыерның кайнатылмаган сөтен кулланганда) йогарга мөмкин.

Кадалган талпанны белер-белмәс тартып алганда һәм аны сытканда йоктыру мөмкинлеге дә зур.

Авыруның беренче билгеләре өч көннән яки бары тик өч атнадан соң гына беленергә мөмкин һәм алар ОРВИ башлануын хәтерләтә: тән температурасы кисәк 38-39 градуска кадәр күтәрелә, баш һәм мускуллар авырта, бизгәк тота, баш әйләнә. Шулай ук күңел болгану, косу, нерв системасы зарарлану билгеләре күренә башлый. Сәламәтлеге кисәк какшап киткән кеше еш кына хәленең начарлыгын талпан тешләве белән бәйләми һәм үзлегеннән дәвалана башлый. Ә бит мондый авыруга беренче көннән үк ятып тора торган режим мөһим. Аны җиңел үзләштерә торган ризык, В һәм С группасы витаминнары белән тәэмин итәргә, талпан кадалганның беренче өч көнендә иммуно-глобулин кадарга кирәк.

Үз белдегең белән антибиотиклар куллану иммунитетка зыян сала һәм сәламәтләнү процессын тоткарлый, кайчак өзлегүләр китереп чыгара. Чираттагы талпан чорына әзерлек беренче язгы яшеллек һәм җылы кояш күренгәнче үк башланырга тиеш. Талпан энцефалитын профи-лактикалау өчен имммунитет ныгытуның тулы комплекслы чараларын күрергә кирәк: бу - сәламәт тормыш рәвеше алып бару (чыныгу, рациональ хезмәт, көнкүреш һәм туклану, начар гадәтләрдән арыну), вакцинация (өч тапкыр - көз, кыш, яз яки ике тапкыр - көз, яз ясалырга тиеш) урманга беренче чыгуга кадәр 30 көн алдан тәмамланырга тиеш.

- Вакцина түләүле кабинетларда һәм вакцинация кабинетларында ясала, аның хакы 300 сум чамасы тора, - ди бу уңайдан табиблар. - Әгәр кешегә энцефалит белән зарарланган талпан кадалган икән, пациентка прививка бушлай эшләнә. Бөҗәкнең зарарлымы-түгелме икәнен ачыклау өчен, кадалган талпанны да алып, шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Вакцинация ясату вакыты узган булса, урманда, бакчада һәм елга буенда булуның берничә гади кагыйдәсен истә тотыгыз: мазь һәм спрей-репилентлар кулланыгыз, ике сәгать саен үзегезнең һәм бер-берегезнең өстен тикшерегез, талпан кадалган очракта шунда ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез!

Талпанны алганда түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

- бөҗәкне пинцет яки чиста марля белән ураткан бармаклар ярдәмендә аның авызына якынрак урыннан тотыгыз. Аннан тешләнгән урынга перпендикуляр рәвештә тотып, талпанның гәүдәсен күчәре тирәли әйләндереп, зыян күрүченең тәненнән тартып алыгыз;

- талпан тешләгән урынны бу максатка яраклы чаралар белән (70 %лы спирт, 5 %лы йод, одеколон) эшкәртегез;

- талпанны тартып алганнан соң кулларыгызны сабынлап юыгыз;

- әгәр тәндә кара тап күренеп калган икән (башы яки борыны), бу урынны 5 %лы йод белән сөртегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев