Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз – талпан энцефалиты!

Игътибар иткән булсагыз, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе 23 апрельдән республикада вируслы энцефалит һәм талпан бореллиозы таратучы талпаннарның активлашу сезоны башлану турында хәбәр иткән иде.

Чыннан да, әлеге искәртүгә бик тә җитди карарга кирәк. Талпан энцефалиты бик мәкерле һәм тиз арада үлемгә китерә торган авыру.

Язгы сезон башланганнан бирле Татарстанда 80нән артык кешегә, шул исәптән, 30 балага "талпан энцефалиты" дигән диагноз куелды. Чаллыда бер өлкән кеше һәм бер бала әлеге вирустан зыян күрде. Талпан тешләү белән, ашыгыч рәвештә якындагы дәвалау-профилактика учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә тәнгә кадалган талпанны гигиена һәм эпидемиология станциясе белгечләренә күрсәтү зарур.

Үз вакытында табибларга мөрәҗәгать итүнең әһәмиятен һәркем аңласын иде. Чөнки талпан энцефалитына каршы иммуноглобулин инъекциясе талпан кадалганнан соң 4нче көннән дә соңарырга тиеш түгел. Вирус организмга таралганнан соң әлеге авыру белән көрәшү бермә-бер кыенлаша. Иң куркынычы, ул канга эләгү белән, нерв системасын зарарлый башлый. Тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә, көчле баш авырта, бизгәк тота, күңел болгана, буыннар сызлый. Иң авыр чор - 6-14 көн арасы. Йөз һәм күкрәк тирәсе кызарып чыга, күзгә кан сава. Хәтта бронхит башлануга, үпкә ялкынсынуга, эчәк-ашказаны трактының эшчәнлеге бозылуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә урманнарга чыкканда саклык чараларын күрергә, ачыклыкка чыгу белән, бөтен тәнегезне җентекләп тикшереп чыгарга онытмагыз, дип искәртә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев