Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз, йогышлы чирләр!

Чаллыда Төркиядә ял итеп кайткан бер балада йогышлы Коксаки дигән авыру тапканнар. Бу вирус сабый организмындагы бар инфекцияне "йокыдан уята" икән. Ул һава - тын юллары һәм юылмаган җиләк-җимеш, яшелчә ашагач йога. Әлеге чирләгән баланың авыз куышлыгы бозылган, теш казналары суелып чыккан. Эче китеп, югары температура белән интеккән. Сабыйның тәненә...

Чаллыда Төркиядә ял итеп кайткан бер балада йогышлы Коксаки дигән авыру тапканнар. Бу вирус сабый организмындагы бар инфекцияне "йокыдан уята" икән. Ул һава - тын юллары һәм юылмаган җиләк-җимеш, яшелчә ашагач йога.

Әлеге чирләгән баланың авыз куышлыгы бозылган, теш казналары суелып чыккан. Эче китеп, югары температура белән интеккән. Сабыйның тәненә кызамык кебек таплар чыккан. Аны табиблар бер атна дәвамында антибиотиклар белән дәвалап аякка бастырганнар. Әммә хәлсезлеге һаман да бар икән.

Җәй-йогышлы авыруларга таралу өчен уңай вакыт. Бигрәк тә җылы якларга баручылар балаларын һәм үзләрен төрле чирләрдән сакласыннар иде. Экзотик чиле-пешле ризыклар ашамагыз, җиләк-җимешне югач кына авызга алыгыз. Чит илләрдә отелләрдәге бассейннарда да йогышлы чирләр вируслары булу ихтималын һәркем белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X