Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сахалинда татарлыклары белән горурланып яшиләр (+фотолар)

Милләттәшләребез җир шарының төрле төбәкләрендә гомер итә. Кайда гына яшәсәләр дә, алар туган телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмыйлар. Ислам дине кануннары буенча яшиләр.

Төрле чаралар уздырып, милли кыйммәтләрне саклап калырга, аны яшь буынга тапшырырга тырышалар. Без газетабыз битләрендә аларның тормышын яктыртабыз. Бүгенге кунакларыбыз – Сахалин утравында яшәүче татарлар. Аларның татар телендә матур итеп сөйләшүләре, Татарстанда яшәп, туган телләрен белмәүчеләргә үрнәк.
Зәкия Вәлитова, Сахалин өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе:
– Мин тумышым белән Чүпрәле районы Каракитә авылыннан. Без үскәндә яшьләр комсомол юлламасы белән БАМга һәм башка зур төзелешләргә киттеләр. Ульяновскийда хисапчы белгечлеге алгач, миндә дә каядыр китәсе килү теләге туды. Шахтага чакыру килде һәм 1982 елда Сахалин утравының «Ударный» поселогына китеп бардым. Җир астына бер генә төштем дә, куркып «Мин монда эшләмим», – дидем.  Аннары ашханәдә эш табылды. Монда табигать матур булса да, туган якны, туганнарымны сагынып бик еш елый идем. Аннары ияләштем инде, татар фамилияле кешеләрне эзли башладым. Утрауда кореецларның күплегенә исем китте. Аларның кыяфәтләре генә түгел, йөрешләре дә бертөсле, башта аермый да идем үзләрен.  Гомумән монда бик күп милләт вәкилләре: белорус, үзбәк, башкорт, таҗик кешеләре – барысы да дус-тату яши. Безне хәрбиләр, солдатлар эзләп таба. Без, татарлар, төрле милләтләр арасында  югалып калмыйча, ислам динен тотабыз, төрле бәйрәмнәр уздырабыз. Үзем дә дин сабаклары алдым. Милләттәшләремне юып, кәфенләп соңгы юлга озатам. Зиратка татарлар өчен җир алдык. Ангардан мәчет ясадык. Имамнар - төрле милләт вәкилләре. Дини бәйрәмнәрне алар белән бергә оештырабыз.  Күптән түгел Мәүлет бәйрәме уздырдык. 15 ел инде «Туган тел» укыту-мәдәни оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Көньяк Сахалинскида тарихта беренче тапкыр Сабан туе уздырдык. Аны оештырырга ул вакытта биредә вәкаләтле вәкил булып эшләүче Камил Исхаков ярдәм итте. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. 2016 елда ул губернатор белән очрашып, килешү төзеде. Шуннан соң Татарстан белән элемтәләр тагын да ныгыды. «ТНВ планета»,  «Шаян ТВ» каналларын яратып карыйбыз, татарча диктант язабыз. Яшәү шартлары яхшы. Утрауда өстәмә түләүләр күп. Япония, Корея, Кытай, Финляндиядән инвесторлар эшли. Биналар бик матур. Бәяләр кыйммәтрәк инде. Социаль программалар бар. Мәсәлән, кешеләр 2 елга бер бушлай туган якларына кайта алалар. Сездә ит бездәгегә караганда кыйммәтрәк. Ярмалар, токмач, он да бездә арзанрак. Фатир бәяләре артты. Пенсия лаеклы. 80 яшьлек кешеләр  40 мең сум пенсия ала, моннан тыш, губернатор 5000-10000 сум бирә. Медицина ярдәме дә бушка. Коронавирустан вакцинаны теләгән кеше ясатты. Бездә битлек кию юк, Аллаһы Тәгалә сакласын инде.
Туган як сагындыра, кайтыр өчен бөтен нәрсәне бирер идек... Яшьләр белән эшләү сагынуны басарга ярдәм итә. Муса Җәлил кичәсе үткәрәбез. Балалар сабан туена төрле милләт балалары килә. Г.Тукай исемендәге Этнография музее ачтык. Апалар хатлар, Коръән китерделәр. Хатларны елый-елый укыйбыз. Бикчәнтәева дигән апаның кызы бер капчык Коръән китерде. Аларны Камил Шамилевичның мәчетенә җибәрергә җыенабыз. Татарча пластинкаларны тыңлыйбыз.  Без – бик бәхетле халык. Президентыбыз милли киемнәр җибәрде. 3 миллион сумлык татар китаплары килде. Үзебез дә милләтебезне күтәрү өчен төрле чаралар уздырабыз. Кешеләрнең туганнарын табарга булышабыз. Яшел Үзән районыннан Гыймадиев Хәмитнең язылышу турындагы таныклыгы буенча туганнарын таптык. Үзе вафат, әмма балалары аралашып яши. Кореецлар белән дә дус-тату яшибез. Роза апа аларның җырларын да матур итеп җырлый. Татарстаннан килгән яшьләргә өметебез зур. Балалар татар телен өйрәнәләр, китаплар да, мультфильмнар да җитәрлек, әмма сөйләшергә оялалар. Дәүләт программасы кирәк. Аларны төрле чараларга катнаштырабыз. «Татарстан» дигән балалар ансамбле бар. Матур итеп җырлыйлар. Без үзара ярдәмләшеп яшибез. Балаларыбыз да бер-берсе белән аралаша. Шатлыгыбаз да, кайгыбыз да уртак. Безнең ныклы таянычыбыз Татарстаныбыз бар, без һәрдаим аларның ярдәмен тоеп яшибез.  

 

Роза Вахитова, пенсионер:
– Минем нәсел җепләрем Сарман районына барып тоташа. Әти сугыштан кайткач Пермьгә, аннары Сахалинга киттек. Биредә 54 ел яшим, бай әби мин: 2 малаем, 4 оныгым, 2 оныкчыгым бар. Әнием урысча белми, үз телегездә сөйләшегез дип ачулана иде, туган телеңне онытма, дип өйрәтте. 8 баланың исән-сау калган дүртебез татарча сөйләшәбез. 5 тапкыр депутат булдым. Зәкиянең балалары да хөрмәт итә, Аллаһка шөкер, дус-тату, рәхәт яшибез. 

 

Асия Җирикова, укытучы:
–  7 ел элек Башкортстаннан Салават шәһәреннән килдем, укытучы булып эшлим. Поранайск шәһәрендә яшим, Зәкия ханым белән даими аралышып яшибез. Көньяк Сахалинск безнең башкала ул, шунда очрашабыз.  Монда килгәнемә бер дә үкенмим, табигать искиткеч матур, хезмәт хакы яхшы, туйганчы балык ашыйбыз.  Укучылар арасында татар фамилиялеләр күп. Хөсәенов, Зарипова, Ихсанова... Кызганыч, алар туган телләрен белмиләр, әмма татар икәнлекләрен белеп, горурланып йөриләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык милләт татарлар