Шәл сайлый беләсезме?
«Кайберәүләр чын мамык микән дип яндырып та карый. Чын булса, көйгән йон исе чыга, ялган булса...»
Салкын кышта туңмас өчен беренче чиратта итек алу ягын карыйбыз. Ә бит безнең әбиләр шәл ябынып та җылы саклаган. Аны ничек сайларга? Бу хакта шәл бәйләп сатучылар белән очрашып, үзләреннән сорарга булдым. Тик әңгәмә мин уйлаганча җиңел-җайлы гына үтмәде.
Быел әниемнең шәле тузды. Таралып беткән чиккә җиткәнче ябындым шул. Мәрхүм булган кадерле кешемнең җылысын, исен дә саклагангамы, рәхәтләнеп кулландым мин аны – куртка эченнән дә уранып йөрдем, салкыннарда өйдә иңемә дә салдым, авырлы вакытта хәтта ябынып та йокладым. Ә быел 30 градустан арткан салкыннарда җылына алмый интектем. Үзәгемә үткән суыктан шәл генә коткарганын белгәнгә, яңасын сатып алырга тәвәккәлләдем. Тик аны ничек сайларга? Эх, киңәшләшергә әни бар чагында рәхәт булган икән.
Ниятемне белгән баш редакторыбыз шул хакта газетага язма әзерләргә кушты. Шәл сатучыларны эзләп, ял көнне Чаллының ГЭС базарына киттем. Кайчандыр гөрләп торган сәүдә урыннары бушаган сыман, күпчелек сатучылар урамнан заманча биналардагы кибетләргә күчкән. Шулай да зур тимер әрҗәләрне хәтерләткән «вагончик»ларда да сатучылар бар. Йон оекбаш, бияләйләр янында үзләре бәйләгән шәлләрен дә тәкъдим итүчеләрнең кыяфәте 20-30 ел элек ничек булса, хәзер дә шулай. 60-70 яшьләрдәге үзебезнең татар апалары. Икесенең да аякларында киез итек, өсләрендә кат-кат җылы кием, башыннан ук уранып шәл белән капланганнар – күзләре генә күренеп тора.
Чын микән дип яндырып та карыйлар
«Шәл турында ни сорасаң, шуны әйтәбез, аңлатабыз – алты яшьтән шәл бәйлибез. Тик исем-фамилияләребезне сорама», – дип әйтеп куйды алар. Фотога төшүдән дә катгый рәвештә баш тарттылар. Бәлки тора-бара ачылып китәрләр дип, алар белән сөйләшә башладым.
– Ничек сайларга? Бездә – Балык Бистәсендә бәйләнгәнен алырга кирәк. Күзләре матур, тигез булсын. Кайберәүләр чын мамык микән дип яндырып та карый. Чын булса, көйгән йон исе чыга. Чын булмаса, синтетика, пластик исе чыга. Без инде ялганны бәйләмибез, безгә бит шәһәр уртасында утырасы», – дип сөйләде апаларның берсе.
Бер шәлгә 500 грамм мамык кирәк. Аны Волгоград ягыннан алып киләләр. Андагы Михайловка районында гына шундый нәфис итеп эшли торган мамыклы кәҗәләр асрыйлар икән. Шәлнең иңе-буе гадәттә метр ярым, ябынып йокларга ике метрлыга да заказ бирүчеләр бар. Стандарт шәлне өч көндә бәйләүчеләр, бер көндә уртасын бетерә алган осталар турында да әйтте алар.
– Шәл эчендә нигезе гади, оек бәйли торган киҗемамык (хлопчотабумажный) җеп. Мамыкны әйбәтләп эрлибез дә, чирак иттереп, коелмасын өчен шуннан бәйлибез. Носки бәйли торган гадәти тимер энәләр кулланабыз. Бер елга 40ышар шәл бәйләгән чаклар да бар иде. Оят булмасын өчен машинка кулланмыйбыз, гел кул белән генә. Оста кеше китап укый-укый бәйли, эш вакытында нервылар тынычлана. Арка терәп, телевизор карап бәйләве берни түгел, салкыннарда көнозын торып сатып кара! – дип төгәлләде әңгәмәдәшем. Исемен барыбер әйтмәде үзе.
Сайлаганда битеңә куеп карарга кирәк
Сөйләшүебезне кызыксынып күзәтеп торган икенче апа янына килдем. «Безне астыртын гына төшереп газетага куя күрмә тагын», – дип кисәтте ул. Мамадыш ягыннан икән. 8 яшькә кадәр энә дә тотмаган, ә аннан соң инде 60 ел кулыннан да төшермәгән.
– Тыгыз бәйләнгән шәлләр озаккарак чыдый, буш бәйләнсә, тиз коела. Сатканда шәлләр инде чиста, юылган була, аны шул килеш 5-6 ел ябарга була. Юганда җылы суга шампунь, йон өчен махсус порошок салалар, чайкарга да җылы су кулланасың. Аннары киергегә тарттырып киптерәсең. Саткан урыныбызга килеп сораучыларга үзебез юып та бирәбез. Сайлаганда битеңә куеп карарга кирәк, кыллы булмасын. Мамык составында вак-төякләр була, шулар беренче кыш коела, аннары туктый ул. Шәл яба-яба кабара, моның өчен махсус берни дә эшләргә кирәкми», – дип аңлатты сатучы.
Бәяләргә килгәндә, размерына карап, бер мамык шәл 3-4 мең сум. «Паутинка» дип аталган юка, челтәрлеләрен 1 мең сумга да алырга була. Хәзер кешеләр синтетикага алдана, ә бит табигый кием «сулый», җылысы белән сызлаган билләрне, аяк-кулларны дәвалый, диде апаларым. Үзләре сөйли, үзләре һаман диктофон итеп кулланган телефонымннан шикләнә, миңа да сынап карый. Ахыргача исемнәрен, фамилияләрен яшерсәләр дә яхшы теләкләр белән озаттылар үзләре.
Куян мамыгыннан да бәйлиләр
Телефоннан тәҗрибәле шәл бәйләүче Кәүсәрия апа Сафина белән дә аралаштым. Ул шәл сайлаганда артык авыр булмаганын алырга киңәш итте. «Күтәреп караганда бәйләменең тигез икәненә игътибар ит, бер урыны калын, бер урыны юка булмасын. Йоны артык озын булмасын, аннары коела, артык кыска да булмасын», – диде. Ул 70нче еллардагы кәҗә мамыгының 120 сум торганын искә алды. Ә колхозда эшләгән әнисенең хезмәт хакы ул чорда 10 сум тирәсе булган. Кәүсәрия апаның туган ягы Балык Бистәсендә кәҗәнеке белән беррәттән куян мамыгыннан да шәл бәйләгәннәр!
– Хәтерлим, кычкырта-кычкырта ала идек куяннарның йонын, шәрә калалар иде бичаралар, калтырыйлар. Туңмасыннар дип оекларны кисеп, тәпиләре өчен 4 тишек ясап кидерә идек. Ак, кара сарык йонына куянныкын кушып бәйләнгән шәлнең бәясе 45-60 сум йөри иде, – дип сөйләде ул.
“Шәлләремне төшермә. Өемне басып китсәләр?”
Яңа шәһәрдәге «Алан» базарында шәлләрнең бәясе кыйммәтрәк – 5-6 мең. Сатулашсаң очсызрак бирергә риза, анысы. Товарын төшерергә рөхсәт алып, башта телефоныма фото ясадым. Профессиональ фотоаппарат белән газета өчен кадрлар җыя башлагач, сатучы апа куркуга төште, күрәсең: «Әллә нинди аппаратлар чыгарып, минем шәлләремне төшермә. Борчылам, йөрәгем авыру. Аннары килеп, минем өемне басып китсәләр?» – дип туктатты.
Икенче сәүдә ноктасына барып, хезмәттәшләрем киңәше белән фотога үзем төштем. Дөресрәге, шәл сатучы апа төшерде. Танышканда бик матур татар исемен атаса да, ярдәме өчен рәхмәт әйтеп, саубуллашканда: «Мине искә алсаң, башка исем яз әле», –дип куйды. Бу һөнәр ияләре белән бераз аралашканнан соң, инде мин дә артык гаҗәпләнмәдем. Һәр адымын, тормышының һәр сәгатен фотога төшереп, меңәрләгән кеше хозурына куйган интернет-йолдызлары – блогерларның капма-каршысы булган кешеләр дә бар икән әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев